Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәвәл яшьләре купель ясый

Питрәч ягындагы Кәвәлдә туып-үскән, ә хәзерге вакытта шәһәрдә яшәүче яшьләр туган авылларын купельле итергә йөриләр.

Әлегә кадәр Кәвәл авылында купель булмаган. Качмануны вакытында, үзләрендә  суга чумылу өчен купель булмаганга күрә, халык күрше авылларга барырга мәҗбүр.

Чыгышлары белән Кәвәл авылыннан булган, үзләре Казанда яшәүче Кәвәл егетләре бергәләшеп акча җыеп, техника алып кайтып, купель ясарга керешкәннәр. Бу изге эшләре өчен авылдашлары егетләргә бик рәхмәтле.

Төзелештә башлап йөрүчеләрнең берсе булган Иван Шипшов сүзләренчә, коену урыны казу өчен ике атнадан артык вакыт киткән. Анда куелачак махсус чан-бассейн бетоннан ясалган, аны урнаштырып бетерәсе генә калган. Яшьләрнең үзләрендә казу өчен махсус машина бар, төзелеш материаллары өчен акча җыйганнар.

Ни кызганыч, бүгенге көндә Кәвәл чиркәве эшләми, бинасы иске. Аның каравы, авыл яшьләренең уртак көче белән ясалган купель Качману бәйрәмнәрендә халыкны үзенә җыяр.

 

Алинә Галимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев