Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кашаевлар – Зәй ягының тагын бер күркәм гаиләсе

Ачык йөзле, кунакчыл, һәркемгә үрнәк булырлык Галия һәм Володя Кашаевларны Сәвәләйдә бик хөрмәт итәләр.

Әлеге гаилә төп нигездә матур итеп гомер итә. Алар турында авылдашлары, якыннары бик яратып сөйлиләр. Сәвәләй авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева: 

“Кашаевларга килеп керү белән җылы караш, тәмле сүз белән каршы алалар. Галия апа чәен куеп җибәрә,ә Володя Мартиянович килгән кунаклар белән әңгәмә корып җибәрә. Алар белән сөйләшү шундый рәхәт. Галия апа шкаф киштәсеннән фотоальбомнарны алып килде. Менә китте хәтирәләр, искә алулар. Күпме гомер үтелгән дә, ни хәтле нәтиҗәләр ясалган. Володя дәдәй белән Галия апаның кавышулары да бик кызыклы. Алар инде парлашып 52 ел гомер итәләр. Ике ул үстергәннәр, хәзер инде оныклар, оныкчык та бар”,– диде.

Володя дәдәй туган нигезен саклап калганга шатланып бетә алмый.

“Шушы ата бабалардан калган җир, нигез бүген дә көр яшәтә, ярдәм итә”, – ди.

Галия Исмагиловна гомер буена укытучы булып эшләгән. Бүгенге көндә 50 еллык укыту стажы бар аның. Шуның 30 елын коррекцион мәктәптә укыткан. Владимир Мартиянович төрле өлкәләрдә хезмәт куйган. Ул гел алдынгылар рәтендә булган. Укытучы,инженер,бригадир һәм башка шундый эшләр башкарган. Ә иң яраткан мавыгуы – гармунда уйнау. Җанын-тәнен биреп уйный ул гармунда.

“Артка борылып карасаң, без үткәнбезме бу юлны дип уйлап куясың. Әле барысы да кичәге кебек кенә бит. Күңелдә без әле дә яшь. Маңгай җыерчыклары чыкса да, бернинди уфтану, үкенү юк. Нинди генә тормыш юлы үтсәк тә, ул без үткән юл, безгә шулай язган”, –  диләр алар бер авыздан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев