Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кариев театрында "Микулай" моноспектакленең премьерасы булды - фото

Олег Фазылҗанов авыл агае Микулайның язмышы аша керәшеннәрнең генә түгел, ә татарның да, башка халыкларның да бар тормыш фаҗигасен җиткерә алды

Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Микулай” моноспектакле күрсәтелде. Сәхнәдәге бердәнбер герой – Микулайны уйнаучы артист Олег Фазылҗанов ике сәгатькә якын тамашачыны үзенә каратып торды. Залдагылар аның белән бергә уйландылар да, еладылар да, өзгәләнделәр дә...  

 “Микулай”ны карап кайтып киләм... Урамнары, автобус-трамвайлары, кешеләре белән бергә, гүя шәһәр  каядыр читкә, офыклар артына күчкән... Өнсез тынлыкта, әйтерсең өнсез чаңның үзәк өзгеч тавышы җанга бәрелә дә, уйларны узганнарга – туган авыл, сандугачлы әрәмә, тәкәрлекле сазлык, болыннар иленә алып китә... Кешесез ташландык авылдагы Микулайдан көнләшә-көнләшә атлыйм... Һай, ник бу дөньяда, Микулайдай, туган авылына җаны-тәне белән берегеп яши алмый икән бар мәндә дә? Әйе, нәкъ шулай,  Микулай әйткәнчә, мәндә!  

Тамаша башланганчы, күңел тынгысызланган иде: ничек инде ул бер артист ялгызы тулы бер әсәрне тамашачыга җиткерә алсын?! Хәтта ул артист бик тә талантлы, егәре ташып торган Олег Фазылҗанов булса да! Әмма бу шикләнүләр спектакльнең беренче минутларыннан ук юкка чыкты. 

Сәхнәдә – ялгызлык  караңгылыгы баскан ташландык авыл күренеше... Шәрә ботаклары, шомланып, күккә таба тырпаешкан агачлар... Авыл өе, ишегалды... Бөкрәйгән җилкәле авыл агае... Кешеләре тарафыннан онытылган авыл язмышына үзенекен үреп, тамашачыга җиткерүче Микулай. Күз алдында ул тормыштан, ялгызлыктан гаҗиз булган агайдан мизгел эчендә я гамьсез малайга, яки  авылның бар гадәтләрен – начарын да, яхшысын да үзләштергән егеткә, яисә гаилә тормышы җимерелеп, чарасыз калган ир-атка әйләнә.  

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег берүзе әнә шулай әллә ничә образга кереп яшәде бу кичне... Белеп, бик белеп чакырган аны режиссер Ринат Әюпов Микулай роленә! Сүз уңаеннан, Кариев театры тарихында бу – беренче моноспектакль. Ул драматург Мансур Гыйләҗевның “Микулай” монодрамасы  буенча куелган. Автор Сарсаз Күл авылында япа-ялгыз яшәп ятучы Микулайның бер көне аша тулы бер авылның тарихын, аның  кайсы – читкә киткән, кайсылары инде  үлеп беткән кешеләре язмышын тасвирлый. “Монопьеса – сәхнәгә кую өчен авыр жанр. Монда төп рольне уйнган артистның йөрәк дәрте 200 процент булырга тиеш, чөнки зур залны тотып торыр өчен бик күп энергия таләп ителә”, – ди режиссер. 

Микулайның уйларында җанланган авыл малайларын; җолаларны саклаган хәлдә авыл егетләрен армиягә озату һәм, шулай ук, Әфганстан сугышы күренешләрендәге яшьләрне  Кариев театры артистлары гәүдәләндерде. 

Сәхнә уртасындагы әйләнмәле түгәрәк театр сәнгатенең символлар телендә нәрсә аңлатадыр, белмим, әмма ул миңа, Микулай хәтерендә яңарган теге яки бу истәлекләргә бәйле рәвештә, узганнар белән бүгенгене тоташтыручы, әмма кешелек җуеп бара торган рухи бер кыйммәт гәүдәләнеше булып тоелды.  

Ә соңыннан коеп яуган яңгыр, гүя ташландык авылга яшәү өмете, тереклек сулышы өстәргә тели иде... 

Бәлки ут бирерләр, электр чыбыклары, баганалары тәртиптә торсын дип, һәркөнне 19 йортлы, клублы, медпунктлы, чиркәүле буш авылы урамын ураучы Микулайның ялгызлыгын үз куллары белән агачка уеп ясаган сыннар гына уртаклаша. Әбисе Үкчи, әтисе Бәчели, әнисе Марина, хатыны Начтук, Әфганна кайтмый калган яшьтәшләренең сыннары. Ул алар белән сөйләшә, киңәшләшә, хыялларын да уртаклаша: “Минем дә  кешечә яшисем, телевизор карыйсым, трактор, машина тавышларын ишетәсем килә. Балалар тавышын ишетәсем килә”. 

Хәтта онытылган җолаларны да алар белән бергә искә төшерә ул. Җаңгыр болытлары урап-урап йөрсә дә, яшен яшенләтеп, күк күкрәтеп кенә узып китә, җиргә бер тамчы да төшми. Микулай хәтер почмагында калган “Чүрмәчтеки” уены аша Ходайдан  җаңгыр сорамакчы була. Әмма аның өчен мәндәләр җук авылда, Микулай ялгыз башы гына... “Нишләп бу җолалар үтәлми хәзер? Дөнҗаның асты өскә килдемени”, – дип, үз-үзенә сорау бирә бер кешеле авылда яшәп, ялгызлыгыннан гаҗиз хәлгә калган Микулай.  

Кешеләрнең авылны ташлап китү сәбәпләрен дә эзли ул. Үзенчә, тапкан кебек тә була: бәлки, күл суы кипкәнгә киткәннәрдер? Алай дисәң, Микулай китмәгән бит, яши. Димәк, сәбәп башкада... Сәбәп табигатьтә түгел, ә кешеләрнең үзләрендә! Җаннары – табигатьтән, үз асылларыннан аерылуда! 

Табигать белән, үз асылы белән бәйләнешен җуйган без бәндәләрнең киләчәге өчен борчылып, онытылган намус авазын уятыр  өчен, әйтерсең, кешеләр тарафыннан  ташланган авылы сагына баскан Микулай. 

 Артист Олег Фазылҗанов Микулайның язмышы аша керәшеннәрнең генә түгел, ә татарның да, башка халыкларның да бар тормыш фаҗигасен җиткерә алды.  

Кешеләр уңайлылык эзләп шәһәрләргә тартылганлыктан, җәмгыятьтә урбанизация  өстенлек алган бер чорда, җир йөзендәге халыкларга глобальләшү афәте яный. Анысы – үз тарихыңны, үз телеңне, үз йола-гадәтләреңне, ягъни асылыңны җуйдыра торган замана афәте, замана фаҗигасе...  

“Микулай” моноспектакле мине әнә шундый уйларга этәрде. Ә сез “Микулай”ны күрдегезме әле? Күрсәгез, нәрсә уйлыйсыз? 

Автор фото: Салават Камалетдинов

Фирая МОРАТОВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев