Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары турында альбом ясый

Сарсаз-Баграж авылы егетләре Григорий Иванов һәм Николай Мартемьянов Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларына багышланган альбомнар эшли

Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк.  Аларның исемнәре мәңгеләштерүгә лаек. Киләчәк буын безне хәтерсезлектә гаепләргә тиеш түгел.

Тумышлары белән Сарсаз-Баг-раждан булган  Григорий Иванов белән Николай Мартемьянов бу уңайдан зур һәм бик тә игелекле эш башлаганнар. Алар моннан берничә ел элек Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары турында мәгълүмат туплый башлый һәм аларның фотоларын җыю эшенә керешә. Фамилияләрне җыю, барлау, тикшерү, фотоларны яңадан эшләтү – шактый вакыт, түземлек,  чыгымнар таләп итә торган хезмәт. Бу эшкә Николайның сеңлесе Татьяна Сафиуллина да бик теләп кушылган. Фотолар һәм материаллар җыюда аларга  мәдәният хезмәткәрләре һәм авылның тыл ветераны Владимир Мартемьяновның зур ярдәме тигән. Моннан өч ел элек алар Җиңү көнендә авылдашларына бик матур бүләк ясадылар – фашизмга каршы көрәшкә күтәрелеп, яу кырларында ятып калган һәм Җиңү шатлыгын кичереп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән, сугыштан соң  илне торгызуда зур көч куйган авылдашларның  фотолары урын алган ике альбом бүләк иттеләр. Узган ел сугыш ветераны Григорий Петровка мемориаль такта ачтылар. Быел альбомнар өстендә эшне дәвам итәргә булганнар - Җиңүнең 75 еллыгына тагын шундый ике альбом әзерлиләр. Чөнки беренче альбомнарга барлык авылдашлар турында да мәгълүмат кереп бетмәгән. Алар бу юлы тылда тракторчы булып эшләгән хатын-кызлар, сугыш чоры балалары турында да мәгълүмат  туплаганнар.

Сез бу игелекле эшкә ни өчен алынырга булдыгыз, дигән сорауга алар: “Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның исемнәрен авылдашлар, киләчәк буыннар хәтерендә мәңгеләштерү өчен әлеге эшне башладык. Аларның каһарманлыгы дәвамчыларының хәтерендә, язып калдырган истәлекләрдә  саклана бит.  Башта фотоларны җыю эше бик сүлпән барды. Кайбер күңелсез очракларга да юлыктык,  әмма ниятебезне тормышка ашырудан туктамадык. Без моны игелекле башлангычта башкарабыз, барлык чыгымнарны да өчәү күтәрәбез”, - ди алар.

Ә Григорий Иванов Смоленскида укыган вакытта ялларда авылларга барып, зиратларда, билгесез солдатларга куелган  һәйкәлләр янында була идем, ди.
-Мин аларның тәртиптә булуларын күрдем. Өстәвенә, әлеге  тарихи корылмаларны яшьләр карап тора, алар моны үз бурычлары дип саныйлар. Мондый патриотизмны башка беркайда да күргәнем юк, - ди ул.  

Шул вакытта туган ягыма кайткач, мин дә сугышта катнашканнарның хәтерен мәңгеләштерү өстендә эшләр идем дип уйлый.  Фотоальбом ясау тәкъдиме белән дусты Николай Мартемьяновка мөрәҗәгать итә, ә ул аны хуплап ала. Шулай итеп, бергәләп эшкә тотыналар.

Алар альбомнар буенча фильм да монтажлаганнар. Боларның барысын да авыл музеена бүләк итеп тапшырганнар.  Зур стенд ясап, аны авыл мәдәният йортына урнаштырганнар.  

-Бөек Ватан сугышы тәмамлануга  тиздән 75 ел булачак. Бүгенге белән ул көн арасында күпме еллык тарих ята. Безнең Сарсаз-Баграж авылыннан сугышка 196 ир-егет китеп, шуларның 113е сугыш кырларында ятып калган. Шушы альбомнарны, стендларны караганда өлкән буын кешеләре сугышка бәйле хатирәләрне яңарта, югалткан якыннарын юксынып искә ала... Яшь буын исә тыныч тормыш өчен авылдан күпме кешенең сугышка киткәнлеген, күпмесенең яу кырында ятып калганлыгын, хәбәрсез югалганлыгын барлый, -ди Николай Фролович.

Алар әле Россия Оборона министрлыгы гамәлгә ашыра торган “Хәтер юлы” проекты өчен дә фотографияләр белән хәрби комиссариатка барганнар. Әмма аларга бу фотографияләрне бары тик туганнар гына тапшыра алырга мөмкин булуын әйткәннәр, чөнки фотографияләрнең кабатлану ихтималы бар икән. Григорий Федорович белән Николай Фролович мондый фотографияләрне бик аз кешеләр генә тапшыруына борчыла.  Болар бит хәтерне мәңгеләштереп, Мәскәүдә урнашкан  иң зур мемориаль комплексның бер өлеше булачак, мөмкин булса, без авылдагы һәр йортка бу өйдән фронтка кем китүе турында язылган такта урнаштырыр идек, ди алар.

Хәтер исән чагында гына яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә мөмкин. Шуны онытмасак иде барыбыз да. Битараф булмыйк!  

Россиянең барлык хәрби комиссариатларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси фотоларын, фронт хатларын җыю һәм цифрлаштыру бара. «Хәтер юлы» масштаблы проекты Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы истәлекләрне мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Аны РФ Кораллы Көчләренең мемориаль комплексында  булдырачаклар.

Россия Оборона министрлыгы сайтында «Хәтер юлы» бүлеге эшли, анда теләгән һәркем Бөек Ватан сугышында, тылда катнашкан туганнары турында фотолар һәм биографик мәгълүмат урнаштыра ала. Тикшерүдән соң кулланучы беркетелгән материаллар белән яңа язмага сылтама белән хат алачак.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Фото: Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев