Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Карендәшләр” керәшен җыруы һәм биюе ансамбле турында кызыклы фактлар

Ансамбль 2015 елда Менделеев муниципаль районының Сәйтәк авылы клубы каршында оештырыла

“Карендәшләр” керәшен җыруы һәм биюе ансамбле 2015 елда Менделеев муниципаль районының Сәйтәк авылы клубы каршында оештырыла. Ансамбльга 15 яшьтән 66 яшькәчә 10 кеше йөри. 

Коллективның составы укучылардан, төрле һөнәр ияләреннән һәм Сәйтәк авылының пенсионерларыннан тора. Ансамбль фольклор жанрында эшли, максаты - район халкы арасында керәшен мәдәниятен популярлаштыру, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклау һәм яңарту.

Карендәшләр” керәшен җыруы һәм биюе ансамбле күп кенә район, республикакуләм фестивальләрдә һәм конкурсларда катнашып, тамашачылар арасында зур популярлык казанды. Район дәрәҗәсендәге бер генә чара да “Карендәшләр ”ансамбле чыгышыннан башка узмый диярлек.

Ансамбль коллективы Менделеевск районының башка иҗат коллективлары белән беррәттән районда төрле халык бәйрәмнәрен оештыру һәм уздыру буенча актив эш алып бара. «Кач ману», «Җафрак бәйрәме», «Май чабу» “Питрау” кебек традицион бәйрәмнәр һәм төрле йолалар уздыралар.

Ансамбль даими рәвештә үзенең репертуары өстендә эшли. Керәшен халык җыруларын яшьләрне дә, өлкәннәрне дә җәлеп итерлек итеп , үзләренә күрә үзенчәлекле җиткерергә тырышалар. Болар барысы да киләчәк буынга борынгы җырларга мәхәббәт тәрбияләү, аларда халкыбызның сәнгатенә, тарихына карата патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан эшләнә.

Коллективның иҗади эшчәнлеге тамашачыны битараф калдырмый, бәйрәм һәм шатлык атмосферасы тудыра, уңай хис-кичерешләр бирә, җәмгыятьне рухи баета һәм буыннар бәйләнешен ныгыта.

Ансамбленең сәнгать җитәкчесе Гизатуллина Ясминур Галиевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев