Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез язучы Гурий Тавлин турында кызыклы фактлар

Гурий Тавлин «Афәт» роман-трилогиясе, «Сары яфраклар коела», «Йолдызлар безгә янәшә», «Тәвәккәл таш яра» әсәрләренең авторы

Гурий Иванович Тавлин – 1925 елның 25 декабрендә Татарстанның Зәй районы Урта Баграж авылында туа. 1942 елда Югары Баграж урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Түбән Биш җидееллык мәктәбендә балалар укыта.

Мәктәптә укыган елларында ук Гурий Тавлинның «Яшь ленинчы» газетасында беренче мәкаләсе («Галстуклар юк») һәм шигырьләре, студент елларында «Кызыл Татарстан», «Яшь сталинчы» газеталарында шигырьләре, Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз», В. Ажаевның «Мәскәүдән еракта», Б. Бхаттачарианың «Ачлык» романнарына рецензияләре басылып чыга. 1943 елның февралендә Г.Тавлин армиягә алына, училищеда кыска вакытлы әзерлек үткәч, фронтка китә. Днепрны кичүдә, Украинаны, Белоруссияне, Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаша.

1946 елда демобилизацияләнеп кайтканнан соң, ул Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Әдәби иҗат белән чынлап торып мавыккан дүртенче курс студентын 1950 елның 23 гыйнварында кулга алалар. Ул, Совет строена каршы милләтчелек рухында контрреволюцион агитация алып баруда гаепләнеп, ун елга ирегеннән мәхрүм ителә. Шул чакта аның «Дунай дулкыннары» романы кулүязма килеш Татарстан Дәүләт иминлеге комитеты тарафыннан юк ителә.

1954 елның көзендә, ниһаять, Гурий Тавлин өчен дә хакыйкать таңы ата – аның гаебе юклыгын таныйлар һәм иреккә чыгаралар. Институтны яңадан тәмамлап кулына диплом алса да, аны озак еллар укытучылык эшенә якын китермиләр. Унҗиде ел буена ул төзелештә, аннары республика һәм район газеталары редакцияләрендә, «Кызыл Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр, сәркәтип, Татарстан китап нәшриятында, Казан кинохроника студиясендә мөхәррир вазифасында эшли. Биектау районында радиотапшырулар оештыра. 1972 елдан Казан, Яшел Үзән мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

Талантлы язучының иҗат чишмәсе корымый. Гурий Тавлин «Афәт» роман-трилогиясе, «Сары яфраклар коела», «Йолдызлар безгә янәшә», «Тәвәккәл таш яра» һ.б. китаплары белән киң катлам укучылар ихтирамын казана. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ул Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

Гурий Тавлин – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1996 елдан Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре.
Язучы 1998 елның 17 февралендә вафат була.

Кызыклы фактлар!
Зәй шәһәренең бер урамы Гурий Тавлин исемен йөртә.

2016 елның 28 декабрендә Зәй районы Урта Баграж авылында авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы диварына язучыга мемориаль такта куелган.

КЦ имени Я.Емельянова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев