Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Светлана Долгованың эшләре Россия конкурсының ярымфиналына үтте

Светлана Долгованың материаллары безнең газетада еш кына күренгәли. Мәсәлән, аның "Никкүчтем" мәкаләсе укучылар арасында бик зур кызыксыну уятты

Зәй туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре - Светлана Долгованың Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләккән якташларыбызның язмышын, тормышын өйрәнеп язылган язмалары безнең газетабызда да еш урын ала. Авылларның тарихына кагылышлы материаллары бездә дә еш кына чыга. 

"Бөек Җиңү Геройлары-2020" иҗади конкурсы бара. Бәйге Россия Язучылар берлеге,  хәрби-тарихи җәмгыяте,  Оборона, Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары,  Дәүләт китапханәсе, «Сер түгел» нәшрият йорты тарафыннан оештырыла.

Бәйгегә кергән 16077 эш арасыннан 9763сы сайлап алынган. "Проза. Шигърият. Публицистика” номинациясендә  Зәй туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгованың Бөек Ваптан сугышында әсирлеккә эләккән якташларыбыз язмышы турында язылган эшләре (”Докричатьяс до небес”) ярымфиналга үтте, хәбәр итте "Зәй офыклары". 

Финалга узучылар 15 июльдә билгеле булачак. Без Светланага уңышлар телибез!

"Докричаться до небес" (1 часть)

"Докричаться до небес" (2 часть)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев