Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез – педагогика фәннәре кандидаты

Бүгенге көндә студентларга кече яшьтәге мәктәп укучыларын укыту һәм тәрбияләү методикасы дисциплинасы буенча белем бирә

Нина Рогова (Фролова) – Зәй районы Кабан-Бастрык авылы кызы. Бүгенге көндә Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында студентларга белем бирә.

Нина туган авылы мәктәбендә – тугызеллык, Түбән Биш мәктәбендә урта белем алганнан соң, Алабуга педагогика институтының филология факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, белемен күтәрү өстендә эшли. Аспирантурада укып, диссертация яклап, педагогика фәннәре кандидаты исеменә лаек була. Бүгенге көндә студентларга кече яшьтәге мәктәп укучыларын укыту һәм тәрбияләү методикасы дисциплинасы буенча белем бирә.

“Тормышыгызны ни өчен укытучы һөнәре белән бәйләдегез?” – дип кызыксынам Нина Николаевнадан.

- Һөнәрне сайлауда әнием зур роль уйнагандыр дип уйлыйм. Әниебез тәрбияче булып эшләде. Дәрестән соң озынайтылган көн группасында өй эшләрен хәзерләттерә, аңламаган нәрсәләрне аңлата иде. Шушы дәресләрдә тәрбия алып үстек без. Башлангыч классларда укыган вакытта ук укытучы булырга хыяллана идем. Аннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фирдәвес апа Загареева, Нина апа Минкина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә апа Вәлиәхмәтованың үтемле, аңлаешлы итеп укучыларына дәрес бирүе, үз фәненә мәхәббәт уята алуы сәбәп булгандыр, -ди ул.

Нина Николаевна таләпчәнлек, студентларны иҗади фикер йөртергә өйрәтү, талант үсүгә юл ачу кебек сыйфатларны көндәлек хезмәтенең төп юнәлеше итеп куя, чөнки бүгенге студентны алда заманча мәктәп, инновацион технологияләр, үз фикере-карашы булган укучылар көтә бит! Иртәгәсе көн укытучысы моңа бүгеннән үк әзер булырга тиеш.

Роговлар гаиләсендә өч бала үсә. Балалары да әниләре кебек тырыш, спорт секцияләренә йөриләр, җиңүләр яулыйлар.

-Туган ягым – Кабан-Бастрыкта әнием яши. Әнием янына еш кайтырга тырышам. Якташларым белән очрашуларда катнашам. “Зәй офыклары” газетасын яратып укыйм. Туган ягымдагы яңалыклар белән газета аша танышып барам. Институтыбызда Зәй ягыннан укучы студентлар да күп, - ди Нина Рогова.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев