Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Марина Кабанованың гаиләсен "Семейные каникулы" тапшыруында төшергәннәр

Инстаграммда танылган блогер Марина Кабанованың 23 меңнән артык язылучысы бар

Теләче районы Субаш авылында туып үскән Марина Инстаграммдагы керәшен блогерлары арасында популяр керәшеннәр исемлегендә. Ул язылучылары саны буенча җырчылар Римма Никитина, Вадим Захаров, тракторчы Василий Ивановтан гына калыша.

Яшь әни буларак, Марина Кабанова үзенең блогында сәламәт балалар тәрбияләү, аш-су серләре, китаплар,  көнкүреш калдыкларын аеру, туплау турында сөйли. Марина өчен блог алып бару – табышлы, ирекле, күңелгә ятышлы эш. Заманында балаларны йөзәргә өйрәткән, соңрак фитнес-тренер булып эшләгән вакытлары белән хәзерге эшен чагыштырып сөйләде ул. “Хатын-кыз өйдәге җылылыкны саклап торучы дип саныйм. Элегрәк иртәнге 9 дан кичке 9га кадәр эштә булганда, өй өчен, гаиләм өчен вакыт калмый алмый иде. Хәзерге вакытта 4 блог алып барам. Ике балам да янымда. Блогер булу акчасын да китерә, күңелгә дә якын”, - дип бүлеште Марина. Бу шөгыле  Маринаның хыялларын да тормышка ашырырга ярдәм иткән.

- Телевидениеда нинди дә булса тапшыруда төшәргә дигән хыялям бар иде. Күптән түгел Россия 1 каналы безнең гаиләне Мәскәүгә "Семейные каникулы" тапшыруына төшәргә чакырды. Соңрак Мир телеканалы да безне зәңгәр экраннарда күрсәтте, - дип сөйләде Марина Кабанова. 

 

Блогер Марина Кабанова турында тулырак "Туганайлар" газетасының киләсе санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев