Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Федосия Николаевага “ Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хәзмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде

8 июль көнне Федосия Николаевага “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хәзмәткәре” дигән дәүләт бүләген тапшыру "Агроволга 2022" халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

Федосия Николаевна Николаева - «Ак Барс» кошчылык комплексының 3нче бүлекчәсендәге бройлер цехының кош үрчетүчесе. Тумышы белән Питрәч районынның Керәшен Сәрдәсе авылыннан. 1989 елда гаиләсе белән Ленино-Кокушкино (Черемыш-Апакай) авылына күченеп, птицефабрикага эшкә урнаша. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 елдан артык хезмәт куя.

"Кияүгә чыгып дүрт ел узгач, Көлкәмәр авылында эш булмавы сәбәпле, гаиләбез белән Ленино-Кокушкинога күчендек. Тормыш иптәшем белән птицефабрикага эшкә урнаштык: ул шофёр булып урнашты, мин мал сую цехына эшкә кердем. Җиде ел эшләгәннән соң, бүгенге көнгә кадәр тавык үрчетүче булып эшлим.
Һөнәремне алыштырырга уема да килгәне булмады, үз эшемне яратып башкарам. Чебиләрне беренче көннән үк нәни бәбиләр күк үстерәбез" - дип сөйләде Федосия Николаевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев