Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Федор Симашевның Олимпиадада чемпион булуына 50 ел

Пекинда Олимпиада барган көннәрдә карендәшебезнең ярты гасыр элек Олимпиада чемпионы булуында тирән мәгънә бар

Пекинда XXIV кышкы Олимпиада уеннары бара. Бу көннәрдә Олимпиадада катнашкан татарстанлылар белән горурланып, зур спорт чарасы рухы белән яшибез. 1972 елда исә Япониянең Саппоро шәһәрендә узган XI кышкы Олимпиадада Югары Баграж авылында туып-үскән чаңгычыбыз Федор Симашев чемпион калып, илне генә түгел, Татарстанны да танытты. Пекинда Олимпиада барган көннәрдә әлеге шатлыклы мизгелләргә – 50 ел. Якташ унбиш километрлы дистанциядә көмеш медаль ала. 13 февральдә үткәрелгән 4х10 километрлы эстафетада алтын медаль ала һәм Олимпия чемпионы исемен яулый.

Ә бит аның беренче стартлары авыл мәктәпләре арасындагы чаңгы ярышларыннан башлана. Соңрак район чемпионы исемен яулый, төбәк узышларында призлы урыннар ала. Иркутский өлкәсенә төзелеш эшләренә киткәч тә, аның күңелендә спортка булган мәхәббәт сүнми. Федор биредә читтән торып физик культура техникумына укырга керә. Өлкә күләмендә уздырылган беренче чаңгы ярышларында икенче урын яулый. Армия хезмәте... Ул анда да спортта үзен сынатмый. Якташны күреп алып, аны Мәскәү өлкәсенә җибәрәләр.1967 елда Федор Симашев Чехословакиядә узган халыкара ярышларда призер була һәм илнең иң яхшы ун спортчысы арасына керә. Ә соңыннан инде ул Олимпия чемпионы булып таныла. Зур спорттан киткәч, Мәскәүдә “Динамо” командасында өлкән тренер булып эшли.

1992 елны чик буе гаскәрләре подполковнигы дәрәҗәсе белән запаска чыгып Зәйгә кайта. Автоагрегат заводына тренер-директорның спорт эшләре буенча урынбасары булып эшли. Шунысы игътибарга лаек, Симашев спортка юл яручы якташларга булышлык итә, районга чаңгы спорты үсеше өчен саллы эш эшләп калдыра.

Федор Симашевны зәйлеләр зурлый, җылы итеп искә ала.Югары Багражда чемпион яшәгән йортк диварында Олимпия чемпионы яшәгәнне искәртүче мемориаль такта тора. Мәктәптә аның ядкарьләре сакланучы музей, биләмәсендә исә Федор Симашевның биредә укуы турында мәгълүмат белән стелла бар.

Зәйнең бер урамы Олимпия чемпионы Федор Симашев исемен йөртә. “Ялта-Зәй” чаңгы стадионында ел саен иң көчле чаңгычылар арасында Симашев призына ярышлар үткәрелә. Элекке “Чаңгычы” спорт мәктәбе хәзер Симашев исемендәге Олимпия резервындагы, илкүләм әһәмияткә ия мәктәп санала. Зәйдән күпләп Олимпия чемпионнары чыгачагына өмет бар, димәк.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев