Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләрне зурладылар

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл кулыннан истәлекле бүләк алучылар арасында Кайбыч районыннан карендәшләребез Бояриннар һәм Сурнаевлар да бар.

Гаилә көне уңаеннан һәм изгеләр Петр белән Феврония истәлегенә Казан шәһәрендә уздырылган бәйрәмдә митрополит Кирилл Казан епархиясе приходларында динебез юлында тырышлык куючы гаиләләрне бүләкләде. Хуҗа Хәсән авылы җирлеге башлыгы Светлана Матвеева хәбәр итүенчә, митрополит кулыннан бүләк алучылар арасында Хуҗа Хәсәннән (керәшенчә, Куясан) – Ольга һәм Ананий Бояриннар, ә Соравылдан (Янсурин) Галина һәм Василий Сурнаевлар да бар.

Бүгенге көндә лаеклы ялдагы Бояриннар дүрт тырыш бала үстергәннәр, җиде оныклары бар. Ольга Боярина – авыл ветераннар советы председателе. Өч балаларына да дөрес тәрбия биргән Сурнаевлар – Тырму чиркәве прихожаннары, Галина авыл фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер ярдәмчесе булып эшли, ире Василий – үз мәшгуль. Бояриннар да, Сурнаевлар да үз динебезне, үз традицияләребезне саклауга, халыкка да шуны җиткерүгә зур тырышлык куялар.

Азаплар күрүче изге Кирилл храмы ишегалдында, Петр белән Феврония һәйкәле янында уздырылыган бу тантанага кадәр, чиркәүдә Литургия булды. Бәйрәм келәвен митрополит Кирилл үзе алып барды. Биредә, шулай ук, гаиләләр тормышына багышланган фотокүргәзмә эшләде. Кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе, хәйрия остаханәләре, мастер-класслар оештырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев