Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез – ватан үсешенә зур өлеш кертүче хатын-кызлар рәтендә

Балык Бистәсендә Татарстанның күренекле хатын-кызлары турында күргәзмә узды.

25 ноябрь көнне Балык Бистәсе район мәдәният йортында "Әнием - дөнья көзгесе" дигән күргәзмә узды. Күргәзмә Әниләр көне уңаеннан оештырылып, ТР Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе тарафыннан башланган "Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" региональ мәгълүмат проекты кысаларында узды.

Проектның максаты – тормышның төрле өлкәләрендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар турында мәгълүматны популярлаштыру.

Әлеге күргәзмәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Балык Бистәсе районының Бирдебәк авыл клубы мөдире Евдокия Толстова һәм, шулай ук, Бирдебәк авылыннан "Хезмәт Даны ордены" иясе, алдынгы сыер савучы Галина Лукина да катнашты. Алар үзләренең шәхси экспонатларын тәкъдим иттеләр.

Проектны гамәлгә ашыруның нәтиҗәсе булып, Татарстан Республикасының күренекле хатын-кызлары турында китап нәшер ителәчәк. Әлеге проектка зур өлеш керткән карендәшләребезне дә шушы китап битләрендә күрербез.

Фото: Евдокия Толстова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев