Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез, танылган шагыйрь Ринат Архипов вафат

Бу кагыйлы хәбәрне Татарстан Язучылар берлеге җиткерде.

Архипов Ринат Николаевич 1946 елда Татарстанның Чистай шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туа.

1964 елда Казан медицина училищесын тәмамлый. Армиядә хезмәт итә. 1974 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Чистай, Казан шәһәрләрендә табиб булып эшли.

«Умырзая» исемле беренче китабы 1998 елда дөнья күрә. Балалар һәм зурлар өчен ике дистәдән артык китабы бар. Рус телендә дә яза. Ул Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты һәм дипломанты. Шәйхи Маннур исемендәге Әдәби премиясе лауреаты. Пётр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы (член-корреспондент).

Ринат Архипов — 2004 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев