Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Николай Трофимов татар телендә тулы метражлы фильмда төшкән

Александр Далматовның Бөек Ватан сугышы вакытлары турындагы фильмында, Николай офицер ролен уйный.

Хәзерге вакытта  Александр Далматов, Арча якташлык җәмгыяте белән берлектә, Нурихан Фәттахның «44нең май аенда» повесте буенча тулы метражлы нәфис фильмын төшерә. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына һәм язучының 95 яшьлегенә багышланган.

– Бу фильмда минем эпизодик роль. Мин анда төп героиня, яисә Резидә Сәләхова белән бер вагонда баручы офицер ролендә, – дип, серләрне ачмыйча гына җавап бирде Николай Трофимов.

Фильмда Хәмдия исемле кызның язмышы күрсәтелә. Аның образы аша сугыш вакытында гүзәл затларның безнең илдә тынычлык булсын өчен нәрсәләр эшләгәннәрен күрсәтергә теләгәннәр.

Питрәч районының Конский, Шалинский, Чита авыл мәдәният йортлары һәм Керәшен Сәрдәсе авылы музее эш барышында төшерү төркеменә ярдәм иткән.

Кинокартинаның премьерасы киләсе елның мартында көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев