Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Николай Александровның шигырь җыентыгы чыккан

Бу матур вакыйга Яңа ел алдыннан булган.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе егете Николай Александровның "Һәр мизгелнең үз яме бар" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы чыкты. 

– Яңа елга ике зур бүләк! Беренчесе – Питрәч җирендә яшәгән каләмдәшләремнең иҗат җимешләре тупланган "Үз җиремдә туган аһәң" исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Китапта минем дә берничә шигырем урын алган. Бу уникаль басма район китапханәсе хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә дөнья күрде. Шулай хөрмәтләгәннәре өчен зур рәхмәт аларга.

Икенчесе – ниһаять, күңелемдә озак еллар саклап йөргән хыялым тормышка ашты - шигырьләрем тупланган "Һәр мизгелнең үз яме бар" исемле җыентыгым басылып чыкты, – дип язган ул үә сәхифәсендә.

Николай Сергеевич озак еллар дәвамында туган авылы һәм район үзәге мәктәпләрендә укытучы була. Мәктәп директоры, Питрәчтә "Алга" газетасы редакторы булып эшли. Аны шигърият дөньясына якынайтуда керәшеннәрнең аһәңле җырлары этәргеч була. Николай Сергеевич - "Питрәч таңнары" әдәюи берләшмәсенең актив авторарыннан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев