Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Алексей Чукуров атказанган укытучы исеменә лаек булды

Алексей Чукуров Питрәч районының Янсуар авылында туган.

Ленино-Кокушкино мәктәбендә укытучы карендәшебезгә мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.

Алексей Иванович Волгоград физкультура институтының Казан филиалында укып бетергәч үк балалар белән эшли башлый. Ул 37 елдан артык балаларда спортка мәхәббәт уята, аларны мавыктыра. Укытучылык белән бер рәттән, ул әле тренер да, аның укучылары төрле спорт төрләреннән “Мастер спорта” исеменә лаек булалар.

Күпьеллык хезмәтләре өчен ул төрле бүләкләргә ия булган. Алар арасында Россия комитетының «Россия яшьләре» ФСО грамотасы, «Мәгарифтәге казанышлары өчен», «ТР физик культура һәм спорт отличнигы», «Спортны үстерүдә казанышлары өчен» күкрәк билгеләре дә бар.

“Үземнең эшемне бик яратам, спортка мин балачактан гашыйк. Хәзер балаларда шул мәхәббәтне үстерергә тырышам. Бу исем миңа, әлбәттә, бүгенге көн белән бирелмәде, күп эшләр эшләнде, җиңүләр яуланды аның өчен”, – дип сөйләде Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Алексей Чукуров.

Алина Галимҗанова. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев