Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Карчыга”, “Бәчүкә”, “Әскә” — Поршур авылында тагын нинди кушаматлар булган?

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев туган авылы турында кызыклы фактлар сөйләде.

Кукмара районының Поршур авылы егете, “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев туган ягының тарихы белән кызыксына икән. 

Яшүсмер чакта авыл тарихы, аның кешеләре белән кызыксына башладым. Аеруча, кушаматлар турында мәгълүматлар җыйдым. Араларында бүгенгә кадәр сакланганнары бар. “Карчыга”, “дәү Симоннар”,  “Бәчүкә”, “Әскә”, “урман Сәндере” һәм башкалар. Безнең гаиләнеке - “Кәреләр”. Бабайдан калгандыр ул, дип уйлыйм. 1905 елгы язмада Кәре исемле бер карт Поршур авылының килеп чыгышы турында сөйли. Түбән Чурадан халыкның бер өлеше - керәшеннәр өч күл белән уратып алынган биш чишмәле җиргә күченгәнен әйтә.

Нумизматика белән дә ныклап кызыксынам. Поршурда көмеш тәңкә, корал очлыклары тапканым булды. Кызганыч, хәзер өлгерә алмыйм. Ул эшне авыл яшьләре дәвам итсә, шат булыр идем.

Алексейнеың үзе белән тулы әңгәмәне "Туганайлар" газетасының 22 сентябьдә чыккан санында укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев