Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каравоннан - Питрауга

23 майда Татарстанда "Каравон" рус фольклор җыены белән республикабызда гомер кичергән халыкларның культурасын чагылдыручы милли бәйрәмнәр "сезоны" ачылып китте. Ул Лаеш районының Никольское авылында 22 нче тапкыр узды. *** Кояшлы июнь-июль айларында "Балтай" мордва-эрзя, "Семык" мари, "Гырон быдтон" удмурт, "Валда шинясь" мордва-мокша, "Уяв" чуаш, "Иван Купала" славян, "Питрау" керәшен бәйрәмнәре...

23 майда Татарстанда "Каравон" рус фольклор җыены белән республикабызда гомер кичергән халыкларның культурасын чагылдыручы милли бәйрәмнәр "сезоны" ачылып китте. Ул Лаеш районының Никольское авылында 22 нче тапкыр узды.

***
Кояшлы июнь-июль айларында "Балтай" мордва-эрзя, "Семык" мари, "Гырон быдтон" удмурт, "Валда шинясь" мордва-мокша, "Уяв" чуаш, "Иван Купала" славян, "Питрау" керәшен бәйрәмнәре көтелә. Алар барысы да республика статусын алган, Татарстан җирлегенә хас милли
гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерү максатында оештырылучы тирән эчтәлекле бәйрәмнәр.

***
Билгеле булганча, 6-7 июньдә Татарстан район үзәкләрендә һәм авылларында татар милли бәйрәме - Сабантуйлар гөрләячәк. Чаллы һәм Т үбән Кама шәһәрләрендә Сабан туе 13 июньдә булачак. Милли бәйрәмнәр "сезоны" 1 августта Казан Сабан туе белән төгәлләнәчәк. Сабан туен төрле илләрдән су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына киләчәк кунаклар да күрә алачак.

***
Республикада инде 16 нчы тапкыр билгеләп үтелүче "Питрау", традиция буенча, Мамадыш районының Җөри авылында 11 июльдә узачак. Ел саен бу фестиваль Татарстаннан, Чиләбе, Башкортостан һәм Россиянең башка төбәкләреннән йөзгә якын фольклор ансамбльләрен җыя. Гадәттәгечә, быел да кунакларны кызыклы программа көтә. Биредә Питрау батырын, Питрау чибәрен сайлаячаклар. Оештыру комитеты барлык карендәшләрне, керәшен культурасын сөючеләрне бәйрәмгә көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев