Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кар десанты” Сарсаз-Баграж мәктәбендә концерт куйды

Студентлар концерт кына куеп калмыйча, мәктәп музее белән таныштылар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган обелиск тирәсен дә кардан чистарттылар

15 мартта Сарсаз-Баграж мәктәбенә “Кар десанты” студентлар отряды килде.

“Кунакларны мәктәп директоры Валентин Мартемьянов каршы алып, мәктәп белән таныштырды. Шулай ук алар каршында “Сандугач” керәшен фольклор ансамбле  чыгыш ясады. Укучылар һәм укытучылар ярдәме белән мәктәбебезнең туган як тарихын өйрәнү музее соңгы арада яңартылды, яңа экспонатлар куелды.  Мәктәп укучылары студентларны музей экспонатлары белән таныштырды. Музей аларда зур кызыксыну тудырды. Һәр экспонатны җентекләп карап, нәрсә өчен кулланылуын сорадылар”, -ди укытучы Ирина Чернова.

Студентлар укучыларга үзләре сайлаган һөнәр турында сөйләделәр, студент тормышының кызыклы яклары белән таныштырдылар.

Авылда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган обелиск тирәсен дә волонтерлар кардан чистарттырга өлгерде. Шулай ук алар укучылар һәм укытучылар алдында бик матур концерт күрсәттеләр. Репертуарлары татар, рус җырлары һәм шигырьләре белән үрелеп барды. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.

 Очрашу ахырында студентлар һәм укучылар бер-берләре белән телефон номерлары һәм адреслары белән алыштылар, алга таба да аралашып торырга сүз куештылар.

Фотолар Сарсаз-Баграж мәктәбеннән.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев