Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Капка төбе" кунаклар җыя

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында "Капка төбе" бәйрәмен уздыру традициягә әйләнде.

"Капка төбе" бәйрәмен Алан-Полянлылар узган ел үткәрә башлаганнар. Әлеге гадәткә тугры калып, алар аны быел да дәвам итәләр. 

Бәйрәм авылның һәрбер урамында уза. Быел ул Центральная урамының Югары очында башланып киткән. Аннан, Ленин урамында да узган.

Бәйрәм башында капкалар чиккән сөлгеләр белән бизәлә. Табын корыла. Гадәттә, бишбармак пешерәләр, самовар кайнатыла, башка тәм-томнар да әзерләнә.

"Капка төбе" "Чулпы" ансамбле белән берлектә уза икән. Бәйрәм кысаларында, узган атнада, Алан-Полянлылар "Чулпы"лылар белән бергә Нагорная урамындагы "Аръяк чишмәсендә" булып кайтканнар. Чишмәнең коесы да бар икән, аңа быел ремонт ясап, яңартканнар. Шул уңайдан, саф чишмәнең суын эчеп, часовняга чиккән алъяпкыч элеп, коега икона да куйганнар. 

Һәркем бәйрәмгә килеп, җырлап, биеп, уеннарда катнаша ала. Бәйрәмнең оештыручылары матур фото һәм видеолар белән дә бүлеште.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев