Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"КамАЗ-мастер" штурманы - Евгений Яковлев

"КамАЗ-мастер" командасында безнең карендәшебез автоузышчысы, халыкара класслы спорт остасы Евгений Яковлев бар

Евгений 1980 елда Түбән Кама шәһәрендә туган. Ул Чаллы шәһәрендә "КамАЗ" акционерлык җәмгыятендә инженер-конструктор булып эшли, йөк автомобильләре конструкциясен камилләштерүдәге уңышлары өчен 2014 елда "Татарстанның атказанган машина төзүчесе" дигән мактаулы исем алган.

Евгений Яковлев 2007 елдан бирле йөк автомобильләрендә узышу өчен шөгыльләнә, "КамАЗ-мастер" командасында чыгыш ясый. Аның соңгы еллардагы казанышлары аеруча югары. "Дакар" халыкара ралли-марафонында алар экипажы (Эдуар Николаев, Евгений Яковлев һәм Владимир Рыбаков) 2014 елда икенче призёр булды, ә 2017, 2018, 2019 елларда беренчелекне яулады.

Бу уңышларда Евгенийның лаеклы өлеше бар, чөнки чүлдәге ком таулары аша уза торган бик катлаулы трассада техника еш кына "кәҗәли", сафтан чыга. Ә Яковлев "КамАЗ" автомобилен биш бармагыдай белә һәм тиз арада ремонтлый ала.

Россия Президенты Указы белән, 2018 елда Евгений Владимирович Яковлев икенче дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орденының медале белән бүләкләнде.

Виктор Шадрин, "Гасырлар кичкән Колышчы" китабыннан

Фото:kamazmaster.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев