Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәләйлеләр Покрауга җыелды (фото, видео)

Иң мөһим көзге бәйрәмнәрнең берсе Әлмәт районын гөрләтте.

14 октябрь Әлмәт районының Кәләй авылы мәдәният йортында традицион Покрау бәйрәме узды. Әлеге чара авыл халкын гына түгел, ә Әлмәтнең башка авыл җирлекләреннән һәм күрше-тирә район кунакларын да җыйды.

Мәдәният йортына килеп керү белән, фольклор почмагына күз төшә. Анда борынгы көнкүреш әйберләре, милли кием-салымнарны урнаштырганнар. Шунда ук тозлаган кәбестә дегустациясе дә барды. 

Бәйрәмне Кәләйнең йөзек кашы булган "Кәләем" һәм "Асыл бизәк" фольклор ансамбльләре ачып җибәрде. Кичә дәвамында аларның репертуарында булган озын көйләр дә, такмаклар да тамашачылар өчен яңгырап торды.

Илтән-Бута авылында иҗат итүче "Илтәнем" ансабле керәшен җыруларын бүләк итте. 

Кичәне автор-башкаручы карендәшебез Роберт Андреевның чыгышы да бизәде. 

Покрау бәйрәме бергә-бергә тагын да кызыграк уза. Яңа Чишмә, Зәй районнарыннан килгән фольклор коллективларның номерлары бәйрәмне түгәрәкләп куйды. 

- Киләсе елдагы Покрауга барыгызны да үзебездә кунакка көтеп калабыз, – диде Зәй районының "Җиләк" ансамбле җырчысы Роза Зотова.

Бәйрәмне оештыруда катншучыларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Концерттан соң, килгән кунакларны сыгылып торган өстәл янына чакырдылар. Һәркем Покрау пиругы белән үләнле чәй эчте. 

Фото: Валентна Горбунова

Видео: ЮВТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев