Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәләйдә Престол бәйрәме булган Метрей көн узган

Авылның иман йортына 30лап кеше җыелган.

Бүген, 8 ноябрь, Әлмәт районы Кәләй авылының Престол бәйрәме булган Метрей көнне (Изге Димитрий Солунскийны искә алу көне) халык авылның шул исемдәге иман йортына җыелды. 

Бәйрәм келәвенә Әлмәт һәм Зәй районы, тирә-яктагы иман йортларыннан кунаклар да килгән. Барлыгы келәүгә 30лап кеше җыелган. 

– Русский Акташ, Нолинка, Кәләй станциясеннән дә төшүчеләр бар иде. Безнең отец Андрей белән келәүне тагын дүрт батюшка алып барды. Алар 4-5 тавышка җырладылар. Зәй районыннан килгән отец чиркәү-керәшен телендә дә укыды. Аннан үзебезнең авылның түтиләре – Маргарита Квасова белән Зоя Буракова да җырладылар, без дә аларга кушылдык, – дип сөйләде Кәләй авылында яшәүче Любовь Игнатьева. – Соңыннан, бөтен халык авылның уңган-булган Варламовлар гаиләсе йортына трапезага җыелды. Владимир Дмитриевич һәм хатыны Елена Гурьевна мул табын әзерләгәннәр. Авыл халкы да салатлар ясап, пироглар пешереп килгәннәр иде.

Шулай итеп, ярдәмчел, динле кәләйлеләр бу матур көнне уздырып җибәргәннәр. 

Фото: Любовь Игнатьева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев