Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кәләем» фольклор ансамбле музыкаль ярыммарафонда катнашкан

Атлетларны юл буена төрле иҗат коллективларының музыкаль чыгышлары каршылаган.

Әлмәт районының Кәләй авылы мәдәният йорты карамагындагы "Кәләем" фольклор ансамбле музыкаль ярыммарафонда чыгыш ясады.

Әлмәттә инде җиденче мәртәбә әлеге ярыммарафон уза. Аның үзенчәлеге шунда: марафонда йөгерешчеләрне уза торган юл буенда, 40 урында, төрле башкаручыларның чыгышы каршылый. Бу - атлетларга, үзенә күрә, бер рухи көч биреп тору.

"Музыкаль ярыммарафон 2022"дә Россиянең 17 регионыннан 1000 артык кеше катнашакан. Араларында - балалар, яшүсмерләр, олылар, хәтта яңа туган баласын яткызган коляскалы әни кеше дә үз көчен сынаган. Ә артистларның һәм ансамбльләрнең саны 60ка якын булган. 

- Йөгерүчеләрнең юлы да җиңелләрдән түгел - Әлмәтнең рельефлары аша ята иде. Әмма уңайлы һава торышы, тудырылган шартлар һәм, әлбәттә, музыкаль "җанатарлар" бу полумарафонны уңышлы гына узарга мөмкинлек бирде. Мин шактый эмоция һәм энергия җыеп кайттым аннан, - дип сөйләде марафонда катнашучы Игорь Головин.

Шулай итеп, иҗат һәм спорт бергә кушылып, кызыклы вакыйгалар тудыра ала.

Фото

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев