Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Албайда ФАПта эшләүче Тамара Крешкова: «Кайчак йокыдан «хәзер кемдер чакырачак» дип уянып китәм»

Тамара Петровна инде 40 елдан артык Албай халкына медицина ярдәме күрсәтә.

Тамара Крешкова шушы авылда туып-үсеп, мәктәпне тәмамлагач, Алабуга медицина училищесында укый, 1984 елның мартында туган авылына эшкә кайта. Элек пункт кечкенә генә агач йортта булган, аннан кирпечтән яңа бина төзеп, анысы хәзер музейга бирелгән. 2019 елда шушы җылы матур ФАП салынган. Эшләү өчен барлык уңайлыклар, җиһазлар да, компьютерлар да бар.

– Хезмәтебез җиңел дия алмыйм, шулай да бу һөнәрне сайлап, туган авылымда эшләвемә бер дә үкенмим. Хәзер авылда да күбрәк өлкәннәр генә калды. Алар беркемгә дә сөйләмәгән серләрен, авыруларын безгә сөйлиләр. Безнең эштә төп максат — чирне кисәтеп, булдырмый калу. Шуңа, һәрдаим халык белән элемтәдә торабыз, төрле авырулардан саклану максатыннан, әңгәмәләр оештырабыз, яман шеш авыруларын кисәтү йөзеннән, үз вакытында диспансеризация үткәрәбез. Атна саен өйләргә йөрибез. Авыру бит сорап тормый, шуңа да көндез дгенә түгел, төнлә дә өйләренә чакырталар. Үзем дә гаҗәпләнәм, кайчак йокыдан «хәзер кемдер чакырачак, шалтыратачак» дип уянып китеп, әзерләнә башлыйм. Чыннан да, шулай була. Күрәсең, сиземләү сәләтемдер, – дип сөйләде эше турында Тамара Крешкова.

Хәзер пунктта үзе генә түгел, ярдәмчесе дә бар. Ул сәламәтлекләре какшаганлыктан аерым төркемгә кергән кешеләрдә көн саен булып, дарулары бармы-юкмы, аларны вакытында һәм дөрес кабул итәләрме — барысын да тикшереп тора. Кирәк даруларны язып ала, аларны кайтарталар. Социаль яклау бүлегеннән машина да бирелгән. Флюорография үтәргә, яки табибка күренергә кирәк булса, әби-бабайларны утыртып җибәрәләр, ул аларны участок дәваханәсенә илтеп куя, алып кайта. 

– Авылда эшләүче социаль хезмәткәрләрнең дә ярдәме зур. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләрнең хәлләрен безгә дә белгертеп торалар. Ирем Иван Петрович — авыл җирлеге башлыгы. Ул да минем төп таянычым. Элгәредән авырулар янына төнлә бергәләп чыгып китә идек, авыр хәлдәгеләрне больницага илтергә булса да бергәләп барабыз, аларга ярдәм күрсәткәндә дә гел янымда, булышып тора, — диде Тамара Петровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев