Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч керәшеннәре әниләр көне уңаеннан концертлар оештыра

«Әнием – күз нурым» программасы Янсурино, Кушкүл, Мәлки, Иске Тәрбит, Полевая Буа, Турминскийда узган.

Бу көннәрдә Кайбыч районының керәшеннәр тора торган авылларында Әниләр көненә багышланган концертлар оештырыла. Бу хакта Иске Тәрбит авылының мәдәният йорты җитәкчесе – Любовь Тимофеева хәбәр итте. 

– Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Мәлки җирлекләренә кергән авыл халкы – клубларның сәнгать җитәкчеләре, үзешчәннәре, библиотека хөзмәткәрләре белән җыелышып, һәр авыл әниләре өчен концерт программасы әзерләдек. Шушы ишле коллективыбызны "Керәшен йолдызлары" дип атадык. 19 ноябрь – Турминскоеда, 20 ноябрь – Кушкүлдә, 22се – Иске Тәрбиттә, 23 – Полевая Буада "Әнием – күз нурым" концертын куйдык. Җылый-җылый, кул чабып карап утырдылар, – дип сөйләде ул. 

Фото: Любовь Тимофеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев