Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каенлыкта керәшен авылы

21 июнь көнне Казанда Сабан туе гөрләп узды. Идел буе районының Каенлыгында төрле районнарны, анда яшәүче төрле халыкларны, аларның тормыш-көнкүрешен, йолаларын чагылдырган "ишегаллары" эшләп торды. Аларның һәркайсында үзенчәлекле бәйрәм программалары оештырылган иде. Теләче районы "ишегалдында" сәхнәне Субаш авылыннан килгән "Нардуган" ансамбле тотса, Мамадыш районы үзе махсус "керәшен авылы" төзегән. Биредә...

21 июнь көнне Казанда Сабан туе гөрләп узды.

Идел буе районының Каенлыгында төрле районнарны, анда яшәүче төрле халыкларны, аларның тормыш-көнкүрешен, йолаларын чагылдырган "ишегаллары" эшләп торды. Аларның һәркайсында үзенчәлекле бәйрәм программалары оештырылган иде. Теләче районы "ишегалдында" сәхнәне Субаш авылыннан килгән "Нардуган" ансамбле тотса, Мамадыш районы үзе махсус "керәшен авылы" төзегән. Биредә ызба, келәт, каланча, тегермән, күпер, елга, печәнлек күрергә була, чын мичтә утын ягып пешергән коймактан авыз итәргә, себерке, мәтрүшкәләр сатып алырга, тагын әллә ниләр эшләргә була иде. Ишегалды сәхнәсен "Бәрмәнчекләр" тотты.

Керәшен өе бу көнне күп кунаклар кабул итте. Дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стамбул мэры Кадыйр Төпбаш һәм башка дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре бар иде.

Людмила БЕЛОУСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев