Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каен себеркесе әзерләү СЕРЛӘРЕ

Мунча себеркесе әзерләү вакыты җитеп килә. Питрауга кадәр (җәйнең кыл уртасы – 12 июль) һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт, диләр. Рус халкы исә Троица бәйрәме (каен бәйрәме дип тә йөртелә, быел 12 июньдә) узуга ук, бу эшне башкарып кую ягын карый. Балык Бистәсендә яшәүче 62 яшьлек Петр Андреев безгә мунча себеркесе бәйләү серләрен чиште

Шифасы – яфрагында

«Питрауга кадәр үлән шифасы – яфракта, Питраудан соң – тамырда», – ди Петр Николаевич. Мунча себеркесен Питрау тирәләрендә җыюдан да яхшысы юк. Себеркене каен ботаклары очындагы яфраклары башкалары белән бер зурлыкта булгач җыярга кирәк. Яфраклар  шул Питрау җиткәндә тигезләшә дә инде. Тигезләшкәнен көтмәсәң, кипкәч, коелып бетәчәк.

Мунча себеркесе өчен ботакларны артык яшь агачтан да, картыннан да җыймыйлар. Иң яхшысы – 15–20 еллык каеннар. Ботакларны, файдалы үлән җыйган кебек, аяз көнне, чык кипкәч, иртәнге якта яки көн сүрелә башлагач җыярга киңәш ителә. Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, ачыклыкта үскәненә караганда, урман эчендә үскән агач яфракларының сыйфаты яхшырак. Яфраклары коелмасын, хуш исен җуймасын өчен, себеркене урман эченнән җыю кирәк.

Ак әрем хикмәте

Бәйләүгә килгәндә, әзер ботакларны берәр көн караңгы җиләс урында, әйтик, келәттә яки сарайда тоту яхшы. Болай эшләгәндә, ботаклары бераз кипшерә һәм себерке сабы бушамый. Мунча себеркесенә төрле үләннәр – әйтик, мәтрүшкә, бөтнек, ромашка кыстырып бәйләүдән дә яхшысы юк. Петр Николаевич үзе себерке уртасына ак әрем куеп калдыра икән. Эссе мунчада әрем исе шундук таралып китә. Мунчаны да сафландыра, аннан тән тиресенә дә зур файда. Себеркегә бер-ике озын кычыткан куеп калдыручылар да бар. Кайнар суда пешекләгәч, чакмый. Чабынганда, кычыткан согы тәнгә үтеп керә һәм күзәнәкләрне чистарта икән. Мунча себеркесендәге юкә ботагы исә мунчага балның хуш исен тарата.

Петр Андреев, бөтен тәмен белеп чабынучы кеше буларак, каен себеркесе белән генә  канәгатьләнми. Имән себеркесе ныклыгы, берничә мунчага җитүе белән алдыра, ди ул. Яшь чия ботакларыннан әзерләнгән себерке дә бик әйбәт: тәнне һәм буыннарны дәвалый. Әрекмән себеркесен 6–7 зур яфрактан бәйлиләр. Ул башны чабу өчен бик әйбәт: кан тамырларын киңәйтә, кан басымын җайга сала.  Кайвакыт артыш куагыннан ясалган себерке дә куллана икән. «Тәнне чәнчи чәнчүен, аның каравы, файдасы зур», – ди Петр Николаевич. Артыш себеркесе белән бил, муен һәм җилкә өлешләрен чабу яхшы. Ә менә сирень ботакларыннан ясалган себеркене чабыну өчен түгел, ә хуш исе өчен генә куллана. Мондый себерке мунча эссесен йомшартып, бөтен тәнгә рәхәтлек өсти.

Петр Андреевтан мунча себеркесе бәйләү буенча 3 киңәш

* Себеркенең озынлыгы  50–60 см булырга тиеш.

* Үләннәрне 30 см чамасында кисеп урнаштырабыз.

* Ботакларны өстән тигезлибез. Кыскаракларын себерке эченә куеп калдырабыз.

* Тоткычының калынлыгы уртача 6 см булган себерке – чабыну өчен иң уңайлысы.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X