Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кадер сәхнәсендә керәшен бәйрәмнәрен кадерләделәр

Иҗади семинарга Зәй районының мәдәният хезмәткәрләре җыелды.

13 декабрь Зәй районының Кадер авылында "Милли бәйрәмнәр һәм уеннар. Уздыру формалары" дип аталган мәдәният хезмәткәрләренең семинары узды. Бу хакта Югары Баграж клубының җитәкчесе Гөлшат Хрипунова хәбәр итте. 

– Ай саен районның берәр авылы мәдәният йортында культура хезмәткәрләре өчен семинар уза. Бүгенгесе керәшен халкының традицияләре, милли бәйрәмнәре һәм аларны үткәрүгә багышланган иде. Коллегаларыбыз һәм мәктәп укучылары сәхнәдә төрле уеннар һәм чаралар күрсәтте. Араларында Питрау, Нардуган, Май чабу, Тройсын һәм Сабантуе да булды. Доклад формасындагы чыгышлар да булды, – дип сөйләде Хрипунова.

Шуны да искәртик, әлеге семинарлар циклы 2022 ел - Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан уздырылды. 

Фото: Верхнебагряжский сельский дом культуры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев