Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Качману кайда ничек узган – шул турыда сөйлибез

Кайнар коймак исе чыгар, бераз өшетеп җибәрер бу язмадан.

19 январь православие динен тотучылар Качмануны билгеләп уза. Традиция буенча бу көнне чиркәүләрдә бәйрәм келәүләре уза, сулар аруландырыла, суга чумыну өчен бәкеләр ачыла, купельләр булдырыла.

Тукай районының Мәләкәс авылында суга чуму йоласы дүртенче тапкыр үткәрелгән. Бәйрәмне авылның актив яшьләре һәм өлкәннәре оештырган. Кунаклар да күп булган. Аларны тәмле ботка, кайнар чәй һәм коймак белән сыйлаганнар, керәшен халык җырларын җырлаганнар. Кыскасы, бәйрәм күңелле узган.

Ә менә Минзәлә районының Түбән Юшады авылында Качману белән бәйле матур традиция бар икән. Авылның активистлары Минзәлә шәһәренең Никольский соборыннан аруландырылган су алып кайтып, аны өлкәннәргә өләшеп чыгалар. “Бу матур бер җолага әйләнде. Авылыбызның түти-дәдәйләре теләкләр теләп кала, аларга зур рәхмәт. Таза-сау булсыннар берүк”, – дип сөйләде авылның мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Чепкасова.

Сарман районындагы карендәшләребез дә зурлап үткәргән бәйрәмне. Ләке авылындагы "Святых Первоверховных Апостолов Петра и Павла" храмында бәйрәм келәве узды, аннан барлык прихожаннар аруландырылган су ала алды, дип хәбәр итте авыл халкы.

Түбән Кама районындагы Олы Аты авылы егетләре җыенаулашып, коену урыны ясаганнар. Кояшлы көндә изге суга керүчеләр дә шактый булган.

Мамадышның Владимир авылыннан махсус хәбәрчебез Лидия Пасыева: “Чаллы, Казан, Нижнекамск, Мамадыш шәһәрләреннән кайтучылар күп иде. Часовня янында өстәл әзерләнгән, Галина Михайлова, Любовь Степанова, Эльмира Данилова, Нина Воеводиналар килгән халыкны кайнар коймак белән самавырда кайнап торган чәй эчәргә чакырып тора. Коймакны Нина Романова пешереп, өстәлгә китереп өлгертә” – дип язды. Шулай да, Владимир авылы купеленә кереп чыгучылар саны быел әзрәк булды шикелле, дип тә өстәгән.

Җөридән исә карендәшебез Андрей Терентьев матур видео юллый. Түти, дәдәйләр самавырдагы чәйләре кайнап чыккан арада матур җырларын җырлый.

Теләче районының Субаш авылы халкы Качмануга 18 көне кичтән үк җыела башлаган. Келәү авылның яңа чиркәвендә узган. Аннан иң кыюлары купельдә коенып чыкканнар. Араларында яшь кызлар да булган.

Балык Бистәсенә килгәндә, Иванай, Казаклар Чаллысы авылында Качмануга җыелучылар күп булган. Традиция буенча, авыл чиркәүләрендә келәү узган. Казаклар Чаллысында аерым купель булмаса да, отец Геннадий Сизов инеш суын аруландырып, халык аннан су алган. Ә инде суга чумарга телүчеләр Иванайга барган.

Питрәч керәшеннәре дә артта калмаган. Янсуарда матур милли киемнәрен киеп, җырлап, ару сулы чиләкләрне көянтәләргә элеп, авыл буйлап узганнар.

Ә Кукмараның Село Чурадагы Качмануны үз күзләребез белән барып күрдек. Тиздән язманы да укый алырсыз. Безнең белән калыгыз.

Фотолар: авыл мәдәният йортларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев