Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Качману бәйрәме: «Һәркемнең җазыклары бар, бу – гөнаһларны юып төшерү...»

Кукмара районы Село Чура авылында узган Качману бәйрәменнән «Интертат» журналисты Ралинә Сәлимованың репортажы.

Бүген христиан динендәге халыкларның изге көне – Качману (Крещение) бәйрәме. «Интертат» хәбәрчесе Кукмара районы Село-Чура авылына барып, керәшеннәрнең бәйрәмне ничек уздырганнарын карап кайтты.

Качману – Крещение, 19 гыйнвар көне православие динен тотучылар билгеләп үтә торган бөек бәйрәм.  Аны икенче төрле «белем бирү көне», «яктылык көне» дип тә атыйлар. Бу көнне чиркәүләрдә келәү уза һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Бу процесстан соң су «Качманган» дип атала, аны ел буе саклыйлар. Ул авыруларны, күз тиюне дәваларга ярдәм итә, дип ышаналар. 

Иртәнге якта Село-Чура авылында бик күп машиналар җыелган иде. Алар арасында ашыгыч ярдәм дә бар.

Сәгать 9лар тирәсендә чиркәүдә келәүне Отец Рафаил уздырды. Аңа кешеләр чишмә суын алып килә, ә ул исә, биредәге термин белән әйткәндә аруландыра: изге сүзләр укый.

Шушы чиркәүләребезгә килеп, аруландырылган суларны алырга тырышабыз. Ул суны өйгә алып кайтып, дәүләт кертергә тырышабыз. Олы көннәрне Аллабыз Иисус Христос биргән көннәр дип, чиркәүгә килеп, теләк иттек. Ходай безгә үзенең дәүләтен бирсен. Шушы дәүләт белән Ходай артыннан барырга тиеш булсак иде, – дигән теләкләр әйтте ул.

Аннан соң кешеләр аның кулындагы качны үпте. Шул вакытта алар өстенә Рафаил изге су сипте.

Отец Рафаил, ни сәбәпледер, комментарий бирмәвен алдан ук әйтеп куйды. Моңа 83 яшьләрдәге Катерина әби борчылды. 

Нишләп, интервью бирмим, дип тора ул? Эзләп тапкансыз бит әле безне! Куркытып кына әйткәндер ул сезгә, – дип борчылды.

Әби кызлар кебек. Исән-сау булсын! Журналистларны көләч йөз белән каршы алды ул әби. «Узыгыз, уз. Курыкмагыз. Сезгә беркем бернәрсә әйтми», – дип әйтеп, үзе чиркәүдәге шәмнәрне алмаштырып йөрде. Ул әйткәч, Рафаил атакай, бик теләмәсә дә, берничә сорауга җавап бирде.

«Качны ничә кеше үбә, ул гигиена ягыннан зарарлы түгелме? Бу күренеш диндә ничек аңлатыла?» дигән сорау бирдем.

Моның турында уйланганым булмады. Диндә андый сораулар юк. Без Качману вакытында, киресенчә, чирләрдән арынырга, җаннарыбыз котылырга сорыйбыз. Шуңа күрә Чумылу көнен без олылап бәйрәм итәбез. 

Су коену кемнәргә гөнаһларыннан арынырга булышмый?

Һәр чумылган кеше христиан диненә, Иисус Христос – көчле Аллага ышанырга тиеш. Ышанган кеше – гөнаһлардан арына. «Булырмы икән, юкмы?» диючеләрнеке кичерелми.

Керәшеннәр изге суның ел буе бозылмыйча торуына ышана, ул төрле авырулардан булыша, дип саный. Чура авылыннан Зоя апа Ефремова аруландырылган суны ничек кулланганы турында сөйләде.

Бу – иң шифалы, иң әйбәт су. Алып кайтып, савытларга тутырып, балаларыбызга, туганнарыбызга эчертәбез. Аннары аны: «Исән-сау торырга язсын!» – дип йортларга сибәбез. Малларга да эчертәбез. Бигрәк тә көтү чыкканда. «Тыныч йокласыннар», – дип, үлгән кешеләрнең каберләренә дә суны сибеп җибәрәбез. Безнең өчен ул бик хәстәрле, бик тәмле су. Бигрәк тә өченче көннәрендә. Бик куркып кына кулланабыз инде. Аны юкка-барга әрәм итмибез. Бер ел буена әлеге су яшелләнми дә. 

Чурага килен булып килүчеләрнең күбесе – татарлар. Алар балаларын чумылдырырга бирә. Минем туганнарымның да киленнәре татар, ә балалары чумылган. Шул рәвешле ул суны аларга эчертә.

Башка диндәге кешегә су бик рөхсәт ителми. Татар киленнәре я яшь чакта чумыла, яисә: «Мин монда төпләндем», – дип, чиркәүгә килә.

Без мобилизацияләнгәннәргә вәгазь биргән көннән бирле көн дә чиркәүгә йөрибез. Җиденче яртыда китәбез, тугыз тулганда кайтабыз. Ял көне дә ял итәргә тырышмыйбыз. Менә 3 айдан артык вакыт узды инде, менеп шәм утыртабыз, укыйбыз, җырлыйбыз. Безнең авылдан 2 егет китте. Шуның берсе – минем энемнең малае, – дип сөйләде ул.

Бәйрәм келәвенә Село-Чурадан һәм тирә-як авыллардан – Пчеловод, Түбән Чура килгәннәр. 

Пчеловод кешесе Борис Захаров Чурага чиркәүгә еш килеп йөргәнен әйтте. 

Безнең авылда чиркәү юк. Шуңа бирегә килеп йөрим. Минем үз гомеремдә бер генә тапкыр чумылганым бар. Быел кичкә төшеп коенырга исәбем бар, – диде ул.

Һава торышы шактый салкын иде. Чумылу хәзер урам эчендә түгел, ә агач бина эчендә үткәрелә. Бәке янында махсус җылыткычлар да, чишенү урыны да бар иде. 

Урамда керәшен тракторист-блогеры Василий Ивановны күрдем.

Яңа елга чыкканнан бирле өченче көн генә ял итәм. Иң зур бәйрәм – ул эштән калу. Мин инде күптән чумылган. Беренче тапкыр 15 ел элек коенган идем. Быел да су коенырга исәпләп торам. Кәефләр ничек була инде. Узган ел чирләп киткән идем. Чумып булмады.

Сезне күзәтермен! – дидем.

Василий риза булды.

Келәүдән соң, Тәре йөреше (Крестный ход) белән коену урыны – купель әзерләнгән инешкә төштеләр. Анда Отец Рафаил тагын укыды – суны аруландырды.

«Бәйрәмегез Сабантуй шикелле!»

Уникенче яртыда бәйрәмнең тантаналы өлеше башланып китте. Сәхнә түренә алып баручы чыкты. Ул килгән кунакларны сәламләп, җитәкчеләргә сүз бирде.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев чиркәүләре төзекләндерү эшләре кирәклеген әйтте һәм бу эштә катнашырга чакырды.

Качману бәйрәмен бик яраталар. Инде зур гына эшләр башлап җибәрдек. Чиркәүгә безнең егетләр икенче гомер бирә, чөнки ул бик начарая башлаган иде. Авыл халкы, оешмалар ярдәме белән бик матур чиркәү килеп чыгачак. Барчагызны да бу эшкә кушылырга чакырам. Халык белән берлектә саллырак сумма акча җыелмаса, бу зур эшне башкарып чыгып булмый, – диде ул.

Күрше Вахит авылыннан килгән Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Нәфик Хөсәенов  әлеге бәйрәмне Сабантуйга тиңләде.

Бүген бик зур бәйрәм. Бирегә ел саен килергә тырышабыз. Суык булуга карамастан, гел матур итеп үткәрәсез. Бүген дә Сабантуй шикелле! Чиркәвегез бик матур итеп төзелеп ята.  Шуңа күрә бик зур рәхмәт. Эшләрегез бик әйбәт бара. Алга таба да чын күршеләр булып бергә эшләргә язсын, – диде ул.

Чура авылы башлыгы Виталий Николаевич авылдашларын сәламләде.

Зур бәйрәм белән тәбриклим. Матур, тыныч, сугышсыз дөньяларда яшәсәк иде. Шушы чыгыштан файдаланып, бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Сергей Димитриев безгә төзекләндерү эшләрен башлап җибәрүдә булышты. Төп иганәчеләребезгә, «Восток» хуҗалыгы генераль директоры Алексей Ивановичка, халкыбызга зур рәхмәт. Алга таба шушы чиркәүнең эшен ахырына кадәр җиткереп, Чураның уртасында булган чиркәүне кулланылышка тапшырырга насыйп булсын, – дип теләде ул.

«Бөтен кешегә дә коенырга киңәш итәм»

Беренчеләрдән булып, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев суга чумды. Судан чыккач, ул үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште.

Мин 12нче ел коенам. 19, 20 һәм 21 гыйнварларда 3 көн рәттән су керергә тырышам. Мин һәркемгә дә  коенырга киңәш итәм. Суга кереп чыккач, энергия ел буена җитә. Кемдер әйтә – суыкка кереп, авыртырга мөмкинсең, ди. Ничә ел коенеп бер кешедән дә ишеткәнем юк, үземнең дә авырганым юк, – диде ул.

Блогер, «Туганайлар» газетасы журналисты Олеся Дмитриева да суга чумды. Калганнар башлары белән чума, Олеся алай итмәде.

Бу – гөнаһларны юып төшерү. Һәркемнең кечкенә генә булса да җазыклары (гөнаһлары) бар. Хәтта кеше турында гайбәт сөйләү – ул да гөнаһ. Мин 18 яшьтән бирле Качману бәйремендә су керәм. Шундый рәхәт булып китә, – диде ул чыккач. 

Кара әле, син бит башың белән суга чуммадың. 

Әйе. Әмма, дөрес булсын өчен, баш белән чумарга кирәк. Минем яртылаш кына булды инде бу. Әллә тагын коенырга инде… Чәчне киптерергә авыр, – дип акланды ул.

Тракторист-блогер Василий Ивановны югалттык. Тәки кайтып киткән! Аптырагач, бер яшь малайны аның артыннан җибәрдек. Без сорагач, чумды инде аннары. Судан чыккач, ул курыкмаска киңәш итте.

Бик рәхәт. Кергәндә генә салкын ул. Курыкмаска кирәк. Кергәндә бөтен нәрсәне Аллага тапшырып керәбез. Берничә секундтан тән кире җылына. Шәп! – ди Василий.

Коену 3 көн дәвам итә. Биредә төнге 12гә кадәр су керәләр. Кич белән халык саны тагын да арта икән.

Чумылу йоласыннан соң, халык казанда кайнатылган судан чәй эчте, җылы коймактан авыз итте. 

Авылның «Карендәшләр» һәм «Тәңкәләр» ансамбльләре җыр-биюләр бүләк иткән. Матур чигүле рәсемнәр төшерелгән Кукмара итекләре кигән үзләре. 

«Карендәшләр» төркемендә 15 кеше, иң олыбызга 80, иң яшебез – 25тә, ди Село-Чура мәдәният йорты директоры Лариса Осипова.

Минем биредә эшли башлаганыма 10 ел була. Без керәшен җырларын җырлыйбыз. Әби-бабайларыбыз җырлаган җырларны язып алырга тырышабыз. Түбән Чурада, Пчеловодта яшәгән әбиләрдән сорашып, үзебезнең репертуарга кертеп җибәрәбез. Аннан соң заманча җырларны да өйрәнәбез. Безнең керәшен җырлары моңлы. Шуңа без икесен дә җырлыйбыз, – дип сөйләде ул. 

Ул бик сөйкемле һәм көләч йөзле апа булып чыкты. Ахырдан аркадан да сөйде. 

Бәйрәмнәре бик матур һәм күңелле узды! Рәхмәт сезгә, кукмаралылар!

Ралинә Сәлимова, Интертат
Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев