Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кач манган су - ару су

Качману, православие дине тотучылар өчен зур бәйрәмнең берсе булып тора

Качмануны без, керәшеннәр дә, зур бәйрәм итеп, йоласына китереп башкарырга тырышабыз.  Таба ашы да  пешерәбез, йорт-җирне дә җыеп, юасы керләрне дә юып калдырырга тырышабыз.  Чөнки   кач манганнан соңгы өч көндә - бәйрәм көннәрендә - су белән  кер юарга да, юынырга да (мунча ягып) ярамый, дип әйтә  минем  92 яшьлек әнием. Аруланган су белән кер юу  әйбәт эш булып саналмый, күрәсең. Төнге келәүгә дә барырга тырышабыз. Аруланган суын да алып кайтабыз.

Качману көнне суны төрле чыганаклардан, хәтта краннан да алырга ярый - ул да файдалы үзенчәлекләргә ия була икән. Бу көнне бөтен су, священник аны көмеш качы белән аруландырмаса да, арулана. Качману суын бер банкага алып, башка савыттагы суга азрак өстәсәң дә, андагы су шундый ук гаҗәеп үзлекләргә ия була,  ди галимнәр. Бу бары тик Качману көнне генә шулай. Табигатьнең Качману көненә  туры килгән менә шундый искиткеч могҗизасы бу! Шуңа да сыйфаты буенча Качману суына тиң су юк. Үзенең сафлыгын ул ел буе саклый.

Соңгы елларда Качману су чумылусыз үтми башлады.  Бер-берсеннән күрепме һәр төбәк-авылларда купельләрдә, иорданнарда халык төнге келәүдән соң су чумыла.  Күңеленнән ышанып, дәва булсын диеп  салкын суга керергә батырчылык итә икән – бу һәркемнең үз эше, билгеле.

“Элек андый хәлләр юк иде. Кешеләр бит-кулларны гына юып алалар иде.  Ару суны савыт  белән өйләренә алып кайтып китә торганнар иде,- дип искә ала әнием. – Коена торган булсалар яшь вакытта без дә җөрәгебез җитеп кергән  дә булыр идек,- ди ул. –Ул вакытта аның көннәре дә бик салкын була торган иде бит.  Әниемнең дә: “Чиркәүдән чыгып  су буена төшкәндә пупның  колагы өшегән чаклар була торган иде”, дип сөйләгәне исемдә”.

Хәзер инде көн салкынмы-җылымы дип карап тормыйлар.  Чишенү-киенү урыннары да әзерлиләр, кайнар чәен дә оештыралар.  “Көне салкын булса, әйбәтрәк тә әле ул” дип тә ишетергә туры килгәли.  Ярдәм кирәк  була калса дип,  медицина хезмәткәре дә  дежур тора.   Чын күңелдән ышанып башкаргач коенуның файдасын да табалар. Аруланган суның  бик күп чирләрдән  дәва булып торуын да искәртә халык.

Безнең Питрәч районы  авылларында: Янсуар, Кәвәл, Керәшен Сәрдәсендә исә Качману көнендә чумылып кына калмыйлар, ә кач манып изгеләндерелгән суны 19  январь көнне  өй борынча кереп өләшеп тә йөриләр.  Бу инде һәр өйгә ару су керсен диеп эшләнәдер. Ялгыз әби-бабайларга изге суны яшьләр китерми тагын кем алып килсен инде?! Ә аруландырылган  су бик күп  чирләрдән дәва дип санала бит. Матур-матур  керәшен күлмәкләре киеп ясанган кызлар-егетләр (егетләр дә кызлар күлмәге киеп) гармунга кушылып җырлап, иңнәренә су  салынган көянтә-чиләк элеп, авыл урамнары буйлап атлыйлар. Су алган җирдә биешеп тә  алалар. Һәр кергән йортта  тәм-томнар, чәй  белән сыйланып, күңел ачып чыгалар.Быел да "Чулпы" белән "Сәяр" халык ансамбле кыз-егетләре "Су китерү"гә чыгып  бәйрәмебезгә ямь өстәделәр. Менә шундый матур йола. Безнең яктан кала,  башка төбәкләрдә  уздырыла микән мондый  матур йола?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев