Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабан чишмәләре

Чишмәләрне карап, төзекләндереп торган кешеләр иң изге эшне башкаручылардан саналган. Аларның исемнәре чишмәләргә бирелгән. Бәләкәй чишмәне яңартканда авылның кул остасы  Николай Сидоров бура бурап куйды. Кызганыч, Николай ике ел элек вакытсыз арабыздан китеп барды

Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр минем туган авылым – Кабан-Бастрыкта да бар.  Олы һәм Бәләкәй  чишмәләр күп еллардан бирле тәмле сулары белән авыл халкын  куандырып тора. Алар бер-берсеннән ерак урнашмаган. Узган ел әлеге чишмәләр төзекләндерелеп, яңартылды.     

Әлеге чишмәләрнең һәрберсенең үз тарихы бар. Чишмәләрне карап, төзекләндереп торган кешеләр иң изге эшне башкаручылардан саналган. Аларның исемнәре чишмәләргә бирелгән. Бәләкәй чишмәне яңартканда авылның кул остасы  Николай Сидоров бура бурап куйды. Кызганыч, Николай ике ел элек вакытсыз арабыздан китеп барды. Кабанбастрыклылар аны яратып, үз итеп Никола дип йөртәләр иде.  Аның истәлеге булыр, балалары, гаиләсе дә юк дип, авылдашлар чишмәгә Никола исемен бирде.

Аннан авылыбызда Поп чишмәсе бар. Элек анда иконаларны аруландырганнар. Ә менә карап тормау аркасындадыр инде Комырт, Рәен, Иман, Мама, Мәкчем чишмәләренең суы кипкән, алар ябылган. Чишмәләр янында басып торганда ничектер күңелгә шундый рәхәт, барлык күңелсез уйлар да онытылган кебек була. Һәр чишмәнең үз яме, үз тәме бар.

Мәсәлән, Олы чишмә җәен  бик салкын сулы. Әмма язын-җәен элек без анда кер чайкый идек, суы җылы була, бер дә кулны туңдырмый иде. Биредә халыкка ял итү өчен урын да булдырылган, Качману бәйрәмендә су коенырлык итеп эшләнгән. Качмануда бирегә күрше авыллардан коенырга килүчеләр күп. Николка чишмәсе - бик йомшак сулы. Аның суыннан кайнатылган чәй бик тәмле була, юшкын да утырмый.  

Хәзер авылда һәр өйгә газ, су кертелгән.Әмма барыбер чишмәләрдән су алучылар күп. Шәһәрдән кайтучылар чишмә суын зур савытларда чәй эчәргә дип алып китә.   

Чишмәләр саклап, чистартып торсаң гына яши. Юк икән, аларның томаланып юкка чыгуы бар. Һәр яз-җәй айларында авыл җирлеге хезмәткәрләре чишмә тирәсен чистартып тора. Моның өчен без авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйковка рәхмәтле. Чишмәләр - безнең яшәү чыганагыбыз ул.

Анастасия Кукина
"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев