Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабан Бастырыкта һәйкәл янын чистарттылар

Зәй районының Кабан Бастырык авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм тыныч тормышта арабыздан киткән фронтовиклар истәлегенә куелган һәйкәлнең тирә-ягын тәртипкә китерделәр.

Бу һәйкәл без бәләкәй чакта ук бар иде инде. Ул заманда мәктәптә укучылар күп булып, 9 май көнне 1нче класстан алып барлык укучыларны колоннага тезеп, һәйкәл янына митингка алып баралар иде. Ул митингка без, дулкынлана-дулкынлана һәм бар җитдилеге белән әзерләнәбез. Каен яфраклары җыеп, шулардан чәчәкләр ясыйбыз, төрле төстәге шарларны кабартып, җепкә бәйләп тотабыз. 9 Май көнне без укучылар колоннасы алдыннан Берлинда рейхстаг өстенә эленгән кызыл байрак төсендәге флаг күтәргән алдынгы укучы атлый.

Без барып җиткәндә, авылдагы әбиләр, бабайлар һәм безнең әниләр чоры кешеләре һәйкәл янында була иде инде. Ул елларда әле сугышта катнашкан дәдәйләр авылыбызда күп булып, алар фронт истәлекләрен сөйлиләр. Олы кешеләр, әниләр, күз яшьләрен сөртә-сөртә, тыңлыйлар иде. Соңыннан без һәйкәлгә чәчәкләр куябыз…

Авыл уртасында, үзәк урамда салганнар иде ул һәйкәлне. Ни өчендер, халык телендә ул «билгесез солдат һәйкәле» булып йөрде. Һәйкәл янында ук клуб, авыл советы, янгын сагы бинасы, каравыл өе дә бар иде. Янгын чыкса, хәвеф-хәтәр булса, баганаларга беркетелгән җиз чаңны кагып, халыкны җыялар иде. 

Хәзер инде Кабан Бастырыкта мәктәп тә, авыл советы да, клуб та юк, авылда кешеләр дә аз. Шуңа күрә дә, соңгы елларда һәйкәл дә үзенең тирә-ягын ныклы тәртипкә китерүне көтә иде.

Ниһаять, быел авылыбыздагы һәйкәл яны яхшылап чистартылды. Иң элек, 19 апрель көнне ярты чакрым ераклыктагы күрше Дүрт Мунча китапханәчесе Лүзирә белән клуб җитәкчесе Гөлнара шул авыл балаларын җыеп алып килеп, һәйкәл янын матур итеп чистартып, тәртипкә салып киткәннәр. Ә икенче көнне, ягъни 20 апрельдә, авылыбызның ак дәдәе Илья Батаев җитәкчелегендә, Кабан Бастырык активистлары һәйкәл янына өмәгә җыелганнар. 

Авылдашлар һәйкәл артындагы территорияне басып киткән куакларны кисеп-төпләп, зур агачларны картайган ботакларыннан чистартып, зур эш башкарганнар. Һәйкәлне дә буяп яңартканнар.

«Һәйкәл янын чистарту — кирәкле, изге эш. Сугыш кырында ятып калган батыр ир-егетләрне һәм җиңү яулап кайтып, арабыздан төрле елларда мәңгегә киткән авылдашларны онытмавыбызны эш белән раслыйбыз. Өмәдә катнашкан кешеләргә зур рәхмәт. Киләсе елларда да шулай күмәк эштә бергәләп ктанашып, күңелле итеп яшәргә язсын. Алга таба өмәләргә тагын да күбрәк кеше килер дип ышанам», — диде Илья дәдәй үзе дә. 

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

2

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК зур рэхмэт Анастасия, рэхэтлэнеп укыдым туган Кабаным турында .