Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабан-Бастырык халкы авылларын кайгыртып яши

Зәй районының Кабан-Бастырык авылы халкы чишмәләрне яңартуга алынып, аларны төзекләндереп, матурлап торалар.

Бу көннәрдә авылдагы купельны Петр Батаев белән Валерий Аксаков чистартып куйдылар, дип хәбәр итә «Зәй офыклары» сайты.

Аннан 150 чиләк пычранган су, 18 чиләк таш чыгарганнар.

«Ташу үтеп бик ямьсезләндергән иде купельны. Менә хәзер купель су коенучыллар өчен әзер. Петр Ильич ел саен купельны карап-чистартып тора. Авылны кайгыртып, ямьләп яшәгәннәре өчен изгелекле эш башкаручыларга рәхмәт, имин, исән-сау булсыннар,» – дип яза Кабан-Бастрыктан Анастасия Кукина.

Хәзер авылларда һәр өйгә газ, су керсә дә, авыл чишмәләренннә су алучылар күп. Бүгенге көндә Кабан-Бастрыкның әлеге чишмәләре әллә ерактан балкып тора, авылдашларына рәхмәт әйтеп, көне-төне челтери. Ә ялларда кайткан авылдашлар зур савытларда тәмле чишмә суын шәһәргә алып китәләр. Күрше авылларда да суга килүчеләр бар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев