Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабан-Бастырык авылы тарихы

Татарстанның Зәй районындагы авыл

Зәй тимер юл станциясеннән 40 км төньяк-көнчыгыштарак, Бастырма елгасы буенда урнашкан. Авыл 1680 елдан билгеле. Элек халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, вак һөнәрчелек кәсепчелеге була: көпчәк, чана, дуга ясыйлар, киндер сугалар, келәм (палас) тукыйлар, чабата үрәләр.

Авыл Ләке авылының (хәзер Сарман районы) Петр һәм Павел чиркәве приходына карый. XIX йөзнең икенче яртысында авыл территориясендә известьташтан кәшәнә төзелә (архитектура истәлеге, халыкның хаҗ кылу урыны), 1881 елда Архистратиг Михаил чиркәве төзелә (1935 елда ябыла, 1980 еллар башында сүтелә). 1870 еллар ахырында миссионерлык мәктәбе ачыла (беренче укытучы – Н.Елисеев; 1880 елда 34 ир бала 1әм 10 кыз бала укый).

XX йөз башында шулай ук вак-төякләр, икмәк сату һәм саклау кибетләре, тимерчелек эшли.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында. Хәзер Дүртмунча авыл җирлеге составына керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев