Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабан-Бастрыкта нардуганнар йөргән

Керәшеннәрдә ел фасылларына караган, табигать күренешләренә бәйле рәвештә үткәрелә торган йолалар, гореф-гадәтләр бик кызыклы. Ул борынгы йолалар һәм йола җырлары хәзерге вакытта да кайбер авылларда сакланып калган

Раштуадан соң Нардуган бәйрәме башланып китә. Ул 19 гыйнварга кадәр дәвам итә. 12 көн эчендә яшьләр уеннар уйныйлар, кич утыралар, йөзек салалар, парлар табышалар. Шулай ук, гармун уйнап, өй саен кереп йөриләр. Нардуган бәйрәмендә үзеңне танытырга ярамый, шуңа күрә нардуганга чыгучылар төрле маскалардан йөриләр.


Зәй районының Кабан-Бастрык авылында да нардуганнар йөргән. Бу хакта безгә әлеге авылда яшәүче Анастасия Кукина хәбәр итте. Нардуганчылар, өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйткән, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгәннәр. Керәшен җыруларын җырлап, уен-көлке, такмаклар әйтешеп биеп, авыл кешеләренең күңелләрен күтәргәннәр.

Фотолар Кабан-Бастрыктан.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев