Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Россиянең иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе исеменә лаек булды

Зәй районы Кабан-Бастрык авылы егете Петр Иванов 11-13 ноябрьдә Симферопольдә узган «Иң яхшы йөк машина йөртүчесе» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында җиңү яулады

Ул берьюлы ике номинациядә призер булды.
Әлеге бәйге Россия Транспорт министрлыгы һәм автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты тарафыннан йөк транспорты йөртүче һөнәрен популярлаштыру, юл хәрәкәтендә катнашучыларда куркынычсыз үз-үзеңне тоту стереотипларын формалаштыру максатында үткәрелде.
Россиянең иң яхшы йөк машинасын йөртүче исеме өчен илебезнең 17 төбәгеннән һәм 25 шәһәреннән 37 машина йөртүче көч сынашты. Якташыбыз Петр Иванов «Йөк күтәрүчәнлеге 10 тоннага кадәр булган автомобильләр» категориясендә беренче урынны алды һәм 10 тоннадан артык йөк күтәрүчәнлеге булган автомобиль йөртүчеләр арасында икенче булды.


Петр Иванов Чаллыда "КАМАЗ" сәүдә-финанс компаниясе склады" ҖЧШендә ерак араларга йөк ташый. Аның машина йөртүче хезмәт стажы – 40 ел
-Конкурс биремнәре катлаулы иде, дип әйтә алмыйм, без эшебездә көндә шундый хәл белән очрашабыз. Тик монда, әлбәттә, дулкынлану һәм хис-тойгылар өстәлә. Мин нәтиҗәдән канәгать: әгәр дә конкурста минем иң өлкән катнашучы булуын да искәртсәк, ике призлы урын – бик яхшы дип уйлыйм, - ди ул.
Сүз уңаеннан, Петр Иванович Симферопольдә узган конкурста Татарстаннан катнашучы бердәнбер вәкил булган.

 

Клара Ермолаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев