Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабакны ничек сакларга (киңәш)

Беренчедән, баздагы дымлылык 75–80 проценттан артып китмәскә тиеш

Быел кабакның уңышы бик шәп булды. Узган ялларда Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында яшәүче Лариса һәм Николай Кузьминнар гаиләсе кайткан кунаклары белән гөрләшеп кабак җыйган. Уңышны көзен мал-туарга ашатып бетермичә, кышка да саклыйсы килә бит. Аны ничек сакларга соң, дип мөрәҗәгать итте алар.

Әлеге сорауга җавап табарга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова ярдәм итте.

– Моның өчен, беренчедән, баздагы дымлылык 75–80 проценттан артып китмәскә тиеш.

Икенчедән, җилләтүнең күздә тотылуы кирәк. Шул ук вакытта кабакларны коры җиргә түгел, ә бик тыгыз итмичә генә киштәләргә тезеп куегыз. Андагы һава температурасы да кыш буе бер үк чамада – якынча 8 градус тирәсе торса, нәүрәптәге кабаклар, шулай ук башка яшелчә дә язга кадәр шикәр кебек сакланачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев