Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Изге Тынны кайтаручыларга рәхмәт

Күптән түгел Мамадыш районы Колышчы авылына Мулимун бәйрәменә бардык. Шул ук көнне бу авылда часовня да ачылды. Бу уңайдан туган шатлыклы кичерешләремне уртаклашасым килә. Без яши торган Нариман авылы (Түбән Кама районы) утызынчы елларда Колышчы авылыннан аерылып чыккан. Совет заманында Нариманда чиркәү сала алмаганнар. Чиркәүне соңгы елларда гына төзедек. Аллага...

Күптән түгел Мамадыш районы Колышчы авылына Мулимун бәйрәменә бардык. Шул ук көнне бу авылда часовня да ачылды. Бу уңайдан туган шатлыклы кичерешләремне уртаклашасым килә.

Без яши торган Нариман авылы (Түбән Кама районы) утызынчы елларда Колышчы авылыннан аерылып чыккан. Совет заманында Нариманда чиркәү сала алмаганнар. Чиркәүне соңгы елларда гына төзедек. Аллага шөкер, үзебезнең иман йортыбыз бар. Ә менә электән үк чиркәүле булган Колышчыда чиркәүне тор гыза алмауларына бик нык эч пошып йөри иде. Искесе тузган инде, аны әзрәк рәтләштереп, архитектура бинасы буларак кына файдаланырга мөмкин. Колышчы халкы искитмәле игелекле эш эшләгән: өр-яңа часовня төзеп куйган. Соңгы дүрт елда Колышчыга кайткан юк иде. Быел йөрәк алдан ук ашкынып, талпынып торды. Юкка гына булмаган икән. Алла Тыны чакырып китерде безне монда.

Авылларда часовнялар, чиркәүләр төзү бик кирәк. Аның өстенә, ул - эшләргә, халык белән тулы булырга тиеш. Кешеләр Алланы оныта, шайтан котыртуы аркасында, төрле начарлыклар эшли. Аннары, нишләп Ходайыбыз яңгыр бирми, нишләп афәтләр җибәрә, дип аптырыйбыз. Аллабыз күңелебездә, җаныбызда яшәсә генә, тормышыбыз сөенечле булыр. Кешеләр шуны аңласын иде. Ә инде Колышчы егетләренә килгәндә исә, алар һәркемгә үрнәк. Бабайларыбызның изге җиренә Изге Тынны кайтару - өйләребезгә, семьяларыбызга, илебезгә иминлек кайтару дигән сүз ул.

Иван ПАВЛОВ,
Түбән Кама районы
Нариман авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев