Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Изге кала - Вифлеймда Алла Улы - Христос туган

Яңа елның иң зур бәйрәме – 7 январь – Рождество. Бу – Ходайыбыз Иисус Христосның туган көне

Иисусъ Христосның тууы болай булган. Аның анасы Марияны Иосифка җәрәшкәч, алар бергә кушылмаган көе, Святый Тыннан булып, Марияның йөкле икәнлеге беленгән. Иосиф Марияны аерып җибәрергә уйлаган. Ходай пяриштәсе төшендә күренеп, аңа болай дигән: "Әй, Давид улы Иосиф! Син хатының Марияны кабул кылып, үзеңдә тотарга курыкма, аның йөклелеге Святый Тыннан шул. Ул ул тудырыр. Син Аны Иисусъ дип атарсың. Ул үз халкын җазыкларыннан коткарыр", - дигән.

Иосиф йокыдан торгач, Ходай пяриштәсе кушканча кылган: хатынын үзендә тоткан. Алай да аңар җакыннашмаган.

Бу - Иудея җирендә Ирод патша идарә иткән чор була. Рим императоры Августин үзенә буйсынган Иудея җирендә перепись үткәрергә боера. Һәр иудей үзенең ата-бабасы җирендә теркәлергә тиеш, диелә. Иосиф белән Мария аталары Давид яшәгән Вифлеем шәһәренә китәләр. Күпме эзләсәләр дә, төн кунарга рәтле җирдә урын тапмыйлар. Шәһәр читендәге куышка тукталалар. Көтүчеләр ямьсез көннәрдә монда малларын куып кертә торган була. Шушы куышта Мария Алла Улын тудыра. Баланы, чүпрәккә урап, малларга ашарга бирә торган улакка сала.

Алла Улының тууын, иң беренче, көтүчеләр белә. Кырда көтү көтеп йөргәндә, алларында Алла Пяриштәсе күренә. Аның яктылыгыннан көтүчеләрнең күзләре чагыла. Бу хәлдән көтүчеләр бик курка. "Курыкмагыз. Мин сезгә бик зур сөенечле хәбәр җиткерәм. Ул сезнең өчен генә түгел, бөтен кешелек өчен шатлыклы хәбәр: Вифлеем шәһәрендә бүген Коткаручы Христос Аллабыз туды. Сез Аны, биләүләнгән хәлдә, улакта табарсыз," - ди.

Алла Пяриштәсе бу сүзләрне әйтүгә, аның янына башка пяриштәләр дә җыелып, Алла Улына дан җырлыйлар. Бөтен дөнья яктырып тора.

Пяриштәләр киткәч, көтүчеләр, Күктә яктырткан йолдыз артыннан барып, куыштагы баланы табалар. Аңа егылып башыралар. Мария белән Иосифка Пяриштәләр белән булган хәлне сөйлиләр. Туганнан соң, сигезенче көнендә Коткаручыга Иисус дип исем бирәләр (бу исемне Алла кушуы буенча Пяриштә ирештергән була).

Ирод патшага Иудеянең яңа туган Патшасы турындагы хәбәрне җиткерәләр. Ул мәкерле, явыз кеше була. Аның, билгеле, үз патшалыгын кемгәдер бирәсе килми. Шуңа, яңа туган Алла Улын табып, юк иттерергә уйлый. Ул үз янына җондозчыларны чакыра. "Барыгыз, Бала турысында аермачык белегез, Аны тапкач, миңа да хәбәр итегез, мин дә барып, Аңа башырыр ыем," - ди. Җондозчылар китәләр. Кояш чыгышында күренгән җондоз шундук алар алдыннан бара башлый. Барып җиткәч, Бала торган урын өстендә туктый. Җондозчылар өйгә кергәч, Анасы Мария белән Баланы күреп, Аңар җыгылып башыралар. Савытларын ачып, алтын, ладанъ, смирна алып, Аңа бүләк итәләр. Бу бүләкләр яңа туган Баланың Патша да, Алла да, шул ук вакытта кеше дә икәнен күрсәтә. Патша итеп таныганга - алтын, Алла итеп таныганга - ладан ( богослужениеләр вакытында кирәк), кеше итеп таныганга - смирна (үлгән кешегә шундый майлар сөрткәннәр) бирелә.

Җондозчылар, төшләрендә Ирод янына кайтмаска хәбәр алып, бүтән юл белән үз якларына кайтып китәләр. Әлеге җондозчыларның исемнәре - Мельхиор, Гаспар, Валтасар була. Алар христианнар булып китәләр. Роҗдество бәйрәмендә чиркәүләрдә аларның исемнәрен дә зурлап искә алалар.

Ходайыбыз Иисус Христосның тууына түбәндәге иман җырлана:

Тропарь: 4 нче көй

Эй Христос Аллабыз! Синен тыуыуын белян дөньягя белем жактысы жяшнягян. Шул белем жактысы белян жондозчылар, бер жондоздан белеб, чыннык кояшы диб, килеб сина башырганнар. Сине кюктән ингян, жана чыккан кояш диб белгянняр. Эй Ходай, Шөкөр Сина.

Кондакъ: 3 нче көй

Бюген Кыз мянгедян барны тыудырган, жакынына бара алмаслыкны жир-абзарда кундырган, көтөүчеляр белян пяриштяляр мактаганнар, жондозчылар жондоз белян барыб башырганнар, мянге Алла безнен өчөн жяш бала булыб тыуган.

Зурлау

Эй тере итеүче Христос, бюген безнен өчөн ин Таза, изге Кыз Мариядян тяннянеб тыуганынны зурлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев