Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Июнь нинди яңалыклар китерә?

3 июньнән «Россия почтасы» хезмәтләре 25 процентка кыйммәтләнде. 20 граммга кадәр гади хатны почта аша җибәрү өчен элек 19 сум түләргә кирәк булса, хәзер ул 22 сум тора. Заказ белән юллана торган хат бәясе 37 сумнан 41 сумга, «кыйммәтле» хат 90 сумнан 95 сумга арткан. Гади бандероль җибәрү дә 40...

Җәйдән гомумйорт ихтыяҗлары өчен чыгымнарны каплауга тотылган түләүләр яңа тәртип буенча исәпләнәчәк. Димәк, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә үзгәрешләр булачак дигән сүз. Июнь аендагы үзгәрешләрне июльдә киләчәк квитанцияләрдә сизәрбез. Закон нигезендә, йортның гомуми ихтыяҗы дигән төшенчәгә торактагы бөтен кеше файдалана торган подъездларны яктырту, газоннарны сугару һәм башкалар керә.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, гомуми ихтыяҗлар, коммуналь хезмәтләр исемлегеннән алынып, торак хезмәтләр графасына күчереләчәк. Урын алыштырудан сумма үзгәрмәсә дә, яңа кагыйдәнең отышлы яклары бар. Әйтик, ОДН өчен түләгәндә, элек норматив күрсәткечләр белән фатирлардагы исәпләгеч җайланмалар күрсәткечләре арасындагы аерманы исәпләп, шул сумманы счетчик куйдырмаган фатир хуҗаларына бүлеп түләттерәләр иде. Хәзер исә норматив күрсәткечләр генә фатирлар арасында бүленәчәк. Ә менә исәпләү җайланмасы куйдырмаганнарга җиңел булмас кебек: коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә, аларга норматив суммадан 1,5 тапкырга күбрәк түләттерергә җыеналар. Бәлки моннан соң счетчик куйдыручылар саны да артыр. Бишәр-алтышар кеше яшәп ятсалар да, фатирда беркем теркәлмәгән дип, су өчен аз түләүчеләргә дә көн бетәр сыман.

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев