Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Июль аена халык сынамышлары

Һәр көнгә халык сынамышлары

1 июль - Кояш алтынсу-сары, алсу шәүлә белән байый икән, яхшы һава торышына. Айның яшел төскә керә башлавы - көчле корылык килү билгесе.

2 июль - Ай мөгезенә "чиләк элеп" булса - көннәр коры торыр. "Чиләк элеп" булмаса - яңгырга.

3 июль - Әгәр бу көнне үрмәкүч ятьмәләрен таратмаса, яңгыр явар. Тагын үрә башласа, һава торышы яхшыга үзгәрә.

4 июль - Әгәр җил төшкә кадәр бер якка исеп, төштән соң юнәлешен борса, көннәр әйбәт торыр.

5 июльдә яңгыр яуса, икмәк уңар.

6 июльдә сандугач тавышы ишетелмәсә, арпа суктыра башларга мөмкин.

7 июльдә мул чык - мул кыяр уңышына.

8 июльдә яңгыр явып үтсә, умартачылар өчен уңышлы ел: бал уңа.

9 июльдә яңгыр яуса, сентябрь ае буе яңгырлы булыр. Әгәр көн кояшлы булса, бер атна буе шундый һава торышы сакланыр.

10 июльдә яңгыр яуса, Әбиләр чуагы "елак" булыр.

11 июльдә урман тавышсыз гына шауласа - яңгырга. Яңгырга 3-4 көн кала өрәңге яшь коя башлый.

12 июль - Питрау. Бу көннән соң үсемлекләр үсүдән туктый. "Питрау җитте - җәй үтте" дигән гыйбарә дә бар. Бу көнне яңгыр яуса, иген уңмый дип саныйлар.

13 июль - Күке кычкыруын дәвам итсә, җәй матур һәм озак килә, кар соң төшә. Бу көннән соң күке тавышы тынса, кыш иртә килер.

14 июльдә йолдызлар җемелдәшеп, иртән болытлар күренсә - көчле яшенгә.

15 июльдә агачларда сары яфраклар күренсә, иртә көз һәм кышка. Суда сазан уйнаса, җәйнең икенче яртысы матур килер.

16 июльдә озынборын һәм черкиләр түгәрәкләнеп очса, алдагы 7 көн коры һәм матур булыр.

17 июльдә болытлар бер буй булып сузылып ятса - җылы көннәргә.

18 июль киче көндезгә караганда җылырак булса - яңгырга.

19 июль дымлы булса, сентябрь дә юеш булыр.

20 июль көнне яңгыр бер-ике сәгатьләп яуса - иген өчен зыянлы.

21 июль төнлә Ай тоныкланса, июль ахыры яңгырлы булыр.

22 июль кара җиләк уңса - суык кышка.

23 июль - әгәр каен яфраклары агачның очыннан саргая башлый икән - иртә көзгә. Астан өскә таба саргая башласа, көз озак килер.

24 июль - яңгыравыклы күк күкрәү - тыныч яңгырга, гөрелдәвеклесе - коеп яуган яңгырга.

25 июль иртәсендә көчле чык һәм томан күзәтелә икән, җәйнең калган өлеше коры һәм эссе булыр.

26 июль кичендә черкиләр котыра икән - гөмбә уңышына.

27 июльдә яңгыр яуса, тагын 7 көн явачак.

28 июль - иртәдән коеп яңгыр яуса, эссе көнгә. Кичен томан төшсә, иртән яңгыр явар.

29 июль яңгырлы икән, алдагы ике-өч көн дә юеш булыр. Тилгәннәр очып уйнаса, эссе көннәргә ишарә.

30 июль - көз июльнең соңгы һәм августның беренче көне кебек булыр. Бу көнне яшен булса, көз яңгырлы, кыш буранлы килер. 31 июльдә көн эссе булса, декабрь суык булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев