Иван Пугачев бер конкурсның өч номинациясендә призлы урынга лаек булган
Иванга туган телебез нечкәлекләрен җырак әбисе – Теләче районындагы Иске Карбаянда яшәүче 60 яшьлек Мария Семеновна Меньшова да өйрәтә.
Россия күләмендә уздырылган бәйгеләр җиңүчесе, талантлы карендәшебез Иван Пугачев Рөстәм Бикмуллин исемендәге республикакүләм яшьләр җыр-шигърият "БикаФест" конкурсында өч номинациядә катнашкан: "Башка автор әсәрен иң оста яттан укучы", "Иң яхшы башкаручы-коллектив" һәм "Татар халык җырын стильләштереп башкаручы".
Һәр номинациядә дә Иван призлы урынга лаек булган. Нәфис сүз номинациясендә Давид Саврушевскийның "Ике тиле" шигерен укып, 1нче урын, "Иске Корбаш авылы көе"н башкарып, 3нче урын, ә ансамбль белән чыгыш ясап 1нче урын алган.
Иван Пугачев – Казан шәһәренең 69нчы мәктәбендә сигезенче класста белем ала. Буш вакытларында театр һәм, гомумән, сәхнә осталыгына өйрәнә. Аны без Россия күләмендә уздырылган бәйгеләр җиңүчесе, кино актеры һәм яшь башкаручы буларак беләбез.
Фото: Сәләт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев