Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Пугачёв: "Керәшен җыры минем визит карточкама әйләнер дип өметләнәм"

2021 ел кайсы ягы белән хәтерләрдә кала? Яңа 2022 елны ниндирәк уй-хыяллар белән каршы алалар? Талантлы карендәшебез яшь җырчы Иван Пугачев әлеге сорауларга җавап бирде.

Иван Пугачев, Казан шәһәре:

– 2021 елда мин “Батыр егетләр” ансамбле  белән зур уңышларга ирештем. Ансамбль “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә – икенче урын, “БикаФест” җыр-шигърият фестивалендә Гран-при алды. Шулай ук, күп кенә шәһәр, республика һәм россиякүләм конкурс-фестивальләрнең лауреатлары булдык.

Мин аерым да җырлыйм. Хәзерге көндә укытучым белән керәшен җыруы өйрәнәбез. Ул җыр минем визит карточкама әйләнер дип өметләнәм.

Константин Хабенский исемендәге иҗат студиясенә йөрим. Анда уйный торган ролем дә бар. Төп булмаса да бик уңышлы роль дип саныйм. Тиздән без, яшь актёрлар, Кырымда һәм Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә үтәчәк фестивальләрдә катнашачакбыз.

Мин спортны да яратам. 9 яшемнән бирле урам хоккее белән шөгыльләнәм. Командабызның зур хыялы – “Золотая шайба” оту.

Минем өчен бу елның иң зур вакыйгасы – энем туды. Аның һәрбер яңа хәрәкәтен, үсүен күреп, шатланам.

2022 ел онытылмаслык сөенечле вакыйгаларга бай булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев