Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Пугачевның чираттагы җиңүе

27 ноябрь көнне Ленин исемендәге мәдәният йортында югары сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган «Татар кызы, Татар егете-2023» бәйгесенең финалы узды. Бер сәхнәдә Казанның 7 районыннан килгән 8 егет һәм кыз көч сынашты.

Бәйгенең максаты — мәктәп укучыларын үзләренең иҗади мөмкинлекләрен файдаланырга өйрәтү, аларның талантларын ачу, сәләтләрен үстерү, рухи һәм интеллектуаль яктан баету. 

Финал ярышы алдыннан укучылар инде үз районнарында иң-иңе булырга өлгерделәр. Чөнки алар моңарчы мәктәп, ә соңыннан инде район күләмендә сайлап алу этапларын узып, үз сәләтләрен күрсәттеләр. 

Беренче турда парлар үзләре белән таныштырдылар. Бу этапта яшьләр үзләрендә булган барлык иҗади сәләтләрен күрсәтте. 

Ярышның икенче этабында яшьләр Казанның иң шәп урыннарына виртуаль экскурсия үткәрде. Моның өчен алар алдан ук үзләрен репортер буларак сынап карады. 

Бәйгенең өченче этабы йолаларга багышланган иде. Бу этапта укучыларның уйнау сәләте генә түгел, ә йоланы ачып бирү бәяләнде. 

Соңгы, дүртенче этапта исә, яшьләрнең креатив фикерләве, иҗадилыклары бәяләнде. Аларга алдан ук «заманча милли коллекция ясагыз» дигән бирем тәкъдим ителгән булган. Монда яшьләр кастом, чигү, заманча һәм көнкүреш киемнәргә милли бизәк, телефон өчен милли букча ясадылар. 

«Татар кызы, Татар егете-2023» бәйгесенең Гран-при ияләре — Мәскәү районыннан Нигъмәтуллина Амелия һәм Яңа Савин районыннан Сафин Кәрим.

Башка елларны катнашучыларны номинацияләр белән бүләкләсәләр, быел исә аларга урыннар бирелде.

Шулай итеп, 1 урынны Идел буе районыннан 16 гимназия укучысы Сәмирә Минһаҗева һәм Идел буе районының 69 мәктәп укучысы Иван Пугачев яулады.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев