Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Кузьмин: 2020 ел авырлыклары һәм җиңүләре белән истә калды

2020 еллар нәрсәсе белән истә калды? Карендәшләребез арасында сораштыру үткәрдек

Иван КУЗЬМИН, Яр Чаллы шәһәренең “База оборудования” индустриаль паркы җитәкчесе:

– Минем өчен бу ел авырлыклары һәм җиңүләре белән истә калды. Мәгълүм булганча, безнең эшебез эшмәкәрлеккә бәйле, шуның өчен алдыбызга куйган бурыч һәм стратегик планнар буенча эш итәбез. Шуларны истә тотканда, алга куйган планнарыбызга ирештек, дип саныйм. Мәсәлән, 2020 ел башында Яр Чаллыда зур контейнерлар терминалы ачып җибәрдек.  Бүген безнең аша “Камаз”, “Хайер” заводлары өчен Кытай һәм башка илләрдән импорт запас частьлар керә. Шул ук вакытта, Россиянең башка төбәкләренә һәм чит илләргә дә экспорт товар чыгарабыз. Әлеге зур адымга берничә ел килдек.

Гомумән, мин бар нәрсәгә дә оптимизм белән карыйм. Бу елның икътисадтагы һәм башка өлкәләрдәге авырлыкларына да шулай карый башладым һәм уңай якларын билгеләргә тырыштым. Беренчедән, коронавирустан нәкъ менә Россия тәүге вакцинаны тәкъдим итте. Бу факт безнең илгә ышанып бетмәүчеләр өчен өсләренә салкын су сипкән кебек булгандыр, миндә исә горурлык хисләрен ныгытты. Россиянең Советлар Союзы чорыннан ук калган куәтен тагын бер кат исбатладык. Икенчедән, туганнар, якыннар, балаларыбыз белән бергәрәк булырга өйрәндек. Волонтерлар хәрәкәте барлыкка килде, кешеләр авыр вакытта бергә җыелып зур эшләр башкарырга сәләтле булуларын күрсәттеләр.

Үгез елы минем өчен уңышлы булыр дип уйлыйм, җиң сызганып эшләргә яратабыз. 2021 елда илебез, беренче булып, бу чирне тулысынча җиңеп чыгар һәм, башкаларга караганда, алданрак икътисадны күтәрербез дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев