Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров: Яңа елның нинди булуы үзебездән тора

Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван ЕГОРОВ карендәшләрне Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән котлады.

Хөрмәтле карендәшләрем! Вакыт бер дә туктап тормый, 2019 ел да ахырына якынлашып килә. Матур гадәт буенча, без аңа нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә планнарыбыз белән уртаклашабыз. Ходайга шөкер, бу ел да зур кайгы-хәсрәтләр күрсәтмәде, Республика керәшеннәре өчен тотрыклы һәм уңышлы булды. Ел карендәшләребезнең Татарстан һәм илкүләм чараларда актив чыгыш ясаулары белән дә куанычлы булды.

Ата-бабалардан килгән гадәтләрне, бәйрәмнәрне, җырыуларыбызны күз карасыдай саклау максатыннан Җөри авылында оештырыла торган “Питрау” фестивале быел 20-еллык юбилеен билгеләп үтте. Керәшеннәрнең өмете, киләчәге булган “Бәрәкәт” яшьләре хәрәкәте оешуга быел 10 ел тулды. Керәшеннәрнең беренче шагыйре, җан аклыгы Җырчы Җәкәү (Яков Емельянов)  истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән Казанның Тихвин чиркәве каршында урнашкан мәдәни үзәккә аның исеме бирелде.  

2020 елда алдыбызда зур һәм әһәмиятле эшләр тора: ТАССРның – 100, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылаячакбыз.

Хөрмәтле карендәшләрем! Яңа елның нинди булуы тулысынча үзебезгә бәйле. Бердәм һәм үрнәк булыйк. 2020 ел барыгызга да тынычлык һәм иминлек алып килсен, йортларыгыз бәхет һәм балаларның шат көлүе белән тулып торсын! Сәламәт булыгыз!

Иван ЕГОРОВ,

Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев