Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров карендәшләрне Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән котлады

Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров карендәшләрен Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән котлады

Вакыйгаларга, хис-кичерешләргә бай булган 2018 ел да ахырына якынлашып килә. Шөкер, кайгы-хәсрәтләр күрсәтмәде, республика керәшеннәре өчен стабиль һәм уңышлы булды ул. Ниятләгән барлык планнарыбыз да тормышка ашырылды.  Ел башында ук, республикада гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче, иҗат итүче карендәшләребезне, күп санлы иҗади коллективларны киң җәмәгатьчелеккә таныткан, аларга үсәрсә мөмкинлекләр биргән “Туым жондозы” фестивале унъеллык юбилеен уздырды. Бу проектның уңышларына республика җитәкчеләре дә яхшы бәя бирә. Фестиваль үз эшен алга таба да дәвам итәчәк.

Югары әхлаклылык, нык һәм дус гаиләләребез, балаларыбыз безнең төп байлыгыбыз. Илкүләм, халыкара чараларда халкыбызны лаек лы итеп, югары дәрәҗәдә танытучы, үзлә ренең куйган максатларына ипләп кенә ирешүче яшь буыныбызның уңышларына сөенеп туймыйбыз. Тәрбия гаиләдән башлана! Намуслы, югары белемле, халык җанлы һәм киләчәгебезгә битараф булмаган балалар тәрбияләүче атааналарга рәхмәтем чиксез зур.

2018 елда республика керәшен җәмәгатьчелеге шагыйрь, священник Яков Емельяновны (Җырчы Җәкәү) искә алды. Бу уңайдан, республикакүләм конференция, православ фестиваль, иҗат кичәләре узды. Йөзек кашыбыз булган “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленә дә быел 10 яшь тулды. Керәшен мәдәнияте үсешендә ансамбль бик тә мөһим урынны алып тора.

Тагын бер сөенечле хәл – ремонт-торгызу эшләре тәмамланып, башкалабызның уртасында Керәшен мәдәнияте үзәге бинасы кулланышка тапшырылды. Яңа елда алдыбызда зур һәм әһәмиятле эшләр тора. Алга куелган бурычыбызның берсе – әлеге Үзәктә төпле эшчәнлекне башлау. Бу өлкәдә дә бердәм булып, фикер-тәкъдимнәрне уртага салып, халкыбызның бай милли культурасын саклап калуда нәтиҗәле эш башкарырга язсын.

Бүгенге глобальләшү заманында күңелебезнең рухи торышы турында да онытмасак иде. Соңгы елларда шактый гына ачылган иман йортларыбыз да буш тормасын. Күңелләребез тарыкмасын!

Хөрмәтле карендәшләрем! Яңа ел сезгә тыныч лык һәм иминлек алып килсен, өйләрегез бәхет һәм балаларның шат көлүе белән тулы булсын. Сезгә ихлас күңелдән саулык-сәламәтлек, муллык һәм бәрәкәт телим!

Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән сезне!

Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван ЕГОРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев